Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Остаз-мөгаллимә

Тактага акбур белән гарәп беренче хәреф язылды – әлиф.

Дикъкать белән мөгаллимә язуы артыннан тырышып-тырышып аны дәфтәргә күчерәбез. Партага куелган “Мөгаллим сәни” китабына күз төшерсәк мондагы язуларны мәңге дә өйрәнә алмабыз кебек. Борчулы уйлардан тән эсселе-суыклы булып китә. Шуны сизгәндәй мөгаллимә Галия абыстайның тыныч, шул ук вакытта үтә дә ягымлы тавышы ишетелә: “Йөрәгегез кушуы буенча мәчет ишеген атлап кергәнсез икән, өйрәнерсез. Аллаһы Тәгалә үзе ярдәмен бирер иншәАллаһ”.

Район “Үзәк” мәчетендә ислам дине нигезләре буенча белем алу әнә шулай башланды. Көн артыннан айлар, еллар узды. Без мөгаллимәбез Галия Вәлиевадан дәресләр алып тәҗвид кагыйдәләрен үзләштердек, аннан иң кадерле булган Коръән китабын кулыбызга алдык. Ул көн барыбыз өчен дә дулкынландыргыч, шатлыклы көн булды.

Остаз-мөгаллимәбез бүген инде яңа килгән шәкертләренә дәрес бирә. Ихласлыгы белән алар күңеленә ышаныч-өмет уята... Колакта исә аның ягымлы тавышы кабат ишетелгәндәй була: «Иман байлыгы белән яшик, Раббым ярдәменнән ташламасын».

Ф. Фазылова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса