Әгъзәм абый тумышы белән Арча районы Шушмабаш авылыннан. Безнең якларга ул укып бетереп, эшләргә җибәрелгән җирдән төпләнеп кала. Алга китеп булса да әйтим, балачагыннан бабасы Исхакның дини китаплары аша шушы юнәлеш белән кызыксына башлаган Әгъзәм абыйның биш вакыт намаз укып, ураза тотып, исламның бөтен кануннарын җиренә җиткереп үти башлавы да нәкъ менә Балтач белән бәйләнгәч башлана.
- Кечкенәдән бабайның китапларын күреп, дин белән кызыксына башладым. Аның китаплары арасында гарәпчәсе дә, татарчасы да бар иде. Татарчасын укый белсәм дә, гарәпчәсен укыр өчен башта хәреф танырга, аннан соң укырга, язарга өйрәндем. Шулай итеп мин үзалдыма куйган максатларыма җайлап ирешеп, күңелем кушкан юлдан атлый башладым. Институтта укыган чакларда әби-бабаларга квартирага кереп тора идек. Намаз укучы өлкәннәр белән дә яшәргә туры килде. Андый вакытта аларның намаз укыганын карап торып, мин дә үз белгәннәремне күрсәтә идем, - дип елмаеп искә ала ул елларны Әгъзәм абый.
Укып бетереп, кулына диплом алгач, район "Сельхозтехника"сына "Госсельтехнадзор" инспекторы булып эшкә кайта. Ә инде биш елдан район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры булып эшли башлый. Ул вакытларда өенә кайтып керерлек тә булмый, ике-өч көн командировкаларда йөреп кайтулар еш була. Анда да динебезне хөрмәт итүче кешеләр белән танышып, үзенең дөрес юлдан атлавына тагын бер кат инана ул.
- 1991 елда СССР таралды, шуннан соң дингә ирек куелды. Төрле оешмалардан килеп ислам дине буенча укыта башладылар һәм мин дә чын-чынлап дингә кереп киттем. 1993 елда Җәлил хәзрәт мине Бөрбаш балалары белән Залесныйдагы мөселман балалары өчен оештырылган лагерьга җибәрде. Үземә карата хөрмәт тә уята алдым ахры кешеләрдә. Чөнки соңрак Норма мәктәбендә гарәп графикасы буенча дәресләр алып баруны ышанып тапшырдылар үземә. 1995 елда Кариле мәчетенә имам итеп сайлап куйдылар. Газиз һәм Гомәр хәзрәтләр кул астында өйрәнүләр үтеп, аларның ышанычын аклап, 25 ел имам булып тордым. Сәламәтлегем какшап китү сәбәпле әлеге вазифаны үзебезнең Кариле авылы кешесе Айдар Фатыйховка тапшырдым, - ди дәвамчысы хакында Әгъзәм абый. Монысы да бик әһәмиятле, чөнки имам шул авылныкы булып, аның кешеләрен, рухын яхшы белсә, аңа мәхәллә белән эшләү бермә-бер җиңел була.
Әгъзәм абый имам булып торган вакытта 350ләп кеше соңгы юлга озатылган, 500 никах укылган һәм шуның кадәр үк исем кушу йоласы үткәрелгән. Үткәннәр белән хәзергене дә чагыштыра Әгъзәм абый, мәсәлән, элек бер Кариледә генә 3-4 Корбан чалучы булса, хәзер инде андыйлар саны 50гә тәңгәлләшә. Мәчеткә йөрүчеләр дә бермә-бер арткан, гаетләргә 300-400 кеше җыйнала икән. Шушы саннарны ишеткәч тә Әгъзәм абыйдан сорамый кала алмадым. Райондашларыбызның күпләп дингә тартылуы ул чын күңелдәнме, әллә инде модага иярүме?
- Кеше дингә җайлап-җайлап килә. Аны мәҗбүриләргә ярамый, чөнки ул гамәл биздерә генә. Инде дингә кереп киткәнсең икән, син шәригать кушканча яшәргә дә, киенергә дә тиешсең. Дөрес, кайбер очракларда намаз укып, киенү таләпләрен үтәмәгән хатын-кызлар да бар. Андыйлар дөрес уй-фикерләр белән йөрми дип әйтәсем килә. Гомумән, яланбаш йөрү ул үзеңә тискәре энергия җыю, дигән сүз. Ачык киемнәрдән йөргән хатын-кызлар да яман күзләрнең корбаны булырга мөмкин. Тискәре тәэсирләр җыйганнан соң кеше үзен авыр хис итә башлый. Шул сәбәпле миңа өшкеренергә килүчеләр дә байтак.
Катнаш никах, балага исем кушулар да районыбызда актуаль темалар булып тора. Балалар шәригать кануннарын мәктәп елларыннан белеп үсәргә тиешме? Бу хакта олуг хөрмәткә лаек имамыбызның фикере түбәндәгечә: "Мин 1995 елдан 2002 елга кадәр балаларга белем бирдем. Шул вакытта мәктәптә укыган башка милләт балалары да дәресләремә керә иде. Дөрес, әти-әниләреннән рөхсәт сорый идем, алар каршы килмиләр иде. Ул вакытта укыткан балаларымның бүгенге көндә кавышканнары да бар инде. Катнаш никахларга килгәндә, андый укылган 20ләп никахым бар. Никах укытырга яшьләр үзләре дә, аларның әти-әниләре дә риза була, ә менә өлкәнрәк әби-бабалар үз фикерләрен җиткереп, каршы чыга. Аңлата торгач, үз хаталарын аңлап хәтта елап та җибәрәләр, хәер-фатихаларын бирәләр. Ә инде исем кушуга килгәндә, ул кыска булырга, русча әйтелештә бозылмаска, мәгънәсен югалтмаска тиеш. Кызларга - матур, чәчәк мәгънәле, ә ир балаларга юмарт, таза, нык мәгънәле исемнәр бирелергә тиеш. Күп вакыт әти-әниләр модага ияреп танылган кешеләрнең исемен кушуны сорый, я булмаса берәр җырчыныкын. Ләкин бит аның мәгънәсе бик начар булырга мөмкин".
Кариле авылында урнашкан җыйнак кына йортның капка төбеннән машиналар өзелми. Кемдер ашка чакырып килә бирегә, кемдер өшкеренергә, ә кемдер киңәш сорарга. Һәр очракта да Әгъзәм абый белән сөйләшү үзе үк күңелләргә рәхәтлек бирә. Ул бервакытта да тәнкыйтьләү яклы түгел, ә киресенчә, һәрбер гамәлнең уңай ягын күрсәтеп, шулай җәлеп итә һәм яратып бер җөмлә кабатлый: "Оҗмахка керергә һәрберебезнең дә мөмкинлеге бар, тәүбәгә килеп, шул хатаңны яңадан кабатламаска гына кирәк".
Нет комментариев