Нәзер, шөкер, гакыйка корбаннары: ничек һәм кайда чалырга?
Мөселманнар Корбан бәйрәме көнне сарык чалырга тиеш. Аңардан тыш, нәзер, шөкер, гакыйка һәм башка корбаннар да бар. Болары ел әйләнәсендә эшләнә.
Мөселманнар Корбан бәйрәме көнне сарык чалырга тиеш. Аңардан тыш, нәзер, шөкер, гакыйка һәм башка корбаннар да бар. Болары ел әйләнәсендә эшләнә.
Нәзер корбаны - шуларның беренчесе. Нәзер - Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдә. Бу шулай ук вәҗиб корбан дип атала. Ягъни кеше корбан чалам дип Аллаһы Тәгаләгә вәгъдә бирә. Нәзер корбанын чалган кеше, аның гаиләсе ашый алмый. Аны мескеннәргә таратырга кирәк.
Шөкер корбаны хаҗ кылган кешегә мәҗбүри, ягъни вәҗиб санала.
Җәза корбаны хаҗ вакытында кылырга ярамаган эшләрне кылган өчен чалына. Бу корбан шулай ук вәҗиб. Аны икенче төрле бүләк дип тә атыйлар.
Нәзер, шөкер, җәза корбаннары вәҗиб корбаннар булды. Хәзер өстәмә, ягъни нәфел корбан турында мәгълүмат бирик.
Гакыйка корбаны бала тугач чалына. Бала тугач, гакыйка корбаны - чалу Мөхәммәд Пәйгамбәрдән (с. г. в.) калган сөннәт гамәл. Баланың башындагы чәчләрен гакыйка дип атыйлар.
Ифрад хаҗ кылган шулай ук нәфел корбаны чала ала. Бу аның үзенең теләгеннән тора.
Билгеле булганча, Корбан бәйрәменнән тыш, теләсә кайсы вакытта Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдереп, корбан чалып була.
Тимер Сәгыйтов
фото из соцсетей.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев