Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

"Муллалар шулай йөрергә тиешме?"

Мулла нинди булырга тиеш? Шул хакта "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек. - Нурулла хәзрәт, авыл мулласы нинди булырга тиеш? - Беренчедән, шуны аңларга кирәк: муллалык ул эш түгел, ә хезмәт. Эш сәгать 8 дә башланып, 5 тә тәмамлана. Эш вакыты беткәч, кайтып китәсең, шуның белән бетте....

Мулла нинди булырга тиеш? Шул хакта "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.

- Нурулла хәзрәт, авыл мулласы нинди булырга тиеш?
- Беренчедән, шуны аңларга кирәк: муллалык ул эш түгел, ә хезмәт. Эш сәгать 8 дә башланып, 5 тә тәмамлана. Эш вакыты беткәч, кайтып китәсең, шуның белән бетте. Ә хезмәт - 24 сәгать буе эштә булу, аның вакыты юк. Мисал өчен, табиб һөнәре. Ярдәм сорап төнге сәгать 12 дә киләләр икән, ул: "Иртәнге 8 гә кадәр түзсен", - дип әйтә алмый. Шулай дисә, димәк, чын табиб түгел. Муллалык та - хезмәт. Мәчеткә кергәч, мулла булып, аннан чыккач, туктый алмый. Ул - төнлә дә, көндез дә, күршесенә дә, туганына да мулла. Аның бер генә максаты бар - кешегә яхшылык эшләү.
- Яхшылык эшләү ничек була?
- Кешегә үз-үзенә начарлык эшләргә комачаулау. Бу вәгазьләр, киңәшләр бирү дигән сүз, ә иң яхшысы - яшәү рәвеше белән башкаларга үрнәк күрсәтү. Менә шул вакытта гына ул чын мулла була ала.
- Түбәтәегезне бер дә салмыйсыз. Муллалар шулай йөрергә тиешме?
- Берничә ел элек үз-үземә, кая барсам да, түбәтәйдән йөрергә, дип таләп куйдым. Мәчеттә генә түбәтәй кию икейөзлелек була бит. Аллаһ йортына килдем - кидем, чыктым - салдым. Махсус эш киеме кебек. Мин бит завод эшчесе түгел. Аннан соң сакалны үстердем. Бу кыяфәтем үзе үк тәртипкә өйрәтә. Юлда барганда берәрсен ачуланасым килсә, тукта, мин түбәтәйдән, дим. Кешегә начар сүз әйтәм икән, Нурулла түгел, ә мулла буларак әйтәм. Димәк, үземә түгел, дингә тап төшерәм. Шуңа да һәр мулла түбәтәйдән йөрергә тиеш, дип саныйм.
фотоhttp://photoclub.by
http://matbugat.ru/news/?id=20649

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев