Мәчеттә никахлашу дөресме? Мәһәр хакы күпме булырга тиеш?
955
0
Никах мәҗлесен алып баручы егет-кызларыбыз остарганнан-остара бара. Кунакларның күңелен күреп, мәгънәле җыр-шигырьләр башкарып, хәдисләр, Коръән сүрәләрен сөйләп тә, яшьләрне никахлашу көне белән котларга була икән.
Никах күкләрдә укыла
Никах кайда укылырга тиеш? Бу сорау да соңгы вакытта еш бирелә. Никахка әзерлек эшләренә керешкәнче, кайда үткәрү мәсьәләсе килеп баса. Бу юлы да кияү белән кәләш берничә урынны белешкәннән соң, өйдә укытыйк, дигән карарга килә. "Никах кыз өендә булырга тиеш, егет белән кызга никах укыган вакытта ишек-капкадан беркем йөрмәсен", - дигән сүзләрне өлкәннәр авызыннан ишеткән бар-барын. Хәзер кафе һәм мәчетләрдә никах укыту модага кереп китте. Заманча бизәлгән залларны дин йортларының үзендә ясый башладылар. "Соңгы вакытта гел кафеларда оештырган мәҗлесләрне алып барырга туры килде. Шыгырдан авылында гына никахларны өйдә укыталар. Бездә хәзер кыз өендә мондый мәҗлес үткәрү сирәк күзәтелә. Чынлыкта никах кыз йортында укылса, дөрес һәм хәерле була", - ди 800дән артык хәләл туй алып барган җырчы Ильяс Халиков. Ул инде 6-7 ел хәләл мәҗлесләрне алып бару белән шөгыльләнә. Мәчетләрдә үткән никах күпләрдә каршылыклы фикерләр уята. "Өйлә намазына җыелган бабайлар күп вакыт никах тәмамланганны көтеп тора. Игътибар итсәгез, мәчеткә төрле кыяфәттә киенгән кешеләр җыела башлый. Кәләшнең кайчак күлмәгеннән бөтен гаурәте күренә. Никах укылып беткәч, кияү белән кәләш, мөнбәргә басып, төрлечә кыланып фотога төшә башлый. Күп очракта никахка килгән кунаклар бөтен кешене этеп-төртеп йөри башлый. Никах ниндидер ямьсез бизнеска әйләнеп калды. Никахтан соң бу кешеләр ресторан-кафеларга китә. Мәчеткә шулай килүнең әҗере каламы икән? Никах табынының савабы да булырга тиеш", - дигән иде "Казан нуры" мәчетенә укырга йөрүче Диләрә ханым.
Никахны кем укырга тиеш дигәндә, монда һәркем юрганны үзенә тарта булып чыкты. Мәскәүдәге бер дини үзәк әнә никахларны бары тик үзләрендәге дин галимнәре укырга тиешлеген искәрткән. Әтнәдә үткән никах мәҗлесендә Күңгәр авылы имам-хатыйбы Рубис хәзрәт Шакиров бу шик-шөбһәләрне таратты. "Никахны укый белгән һәркем укый ала. Аның кабул булуы кирәк", - ди ул.
Мәһәр хакы
Хәзрәт һәрбер сүзен йөрәккә сеңдерерлек итеп җиткерде. Мәҗлестәгеләрне үзенә каратып тотар өчен, аның кебек 40 ел мөгаллимлек итәргә кирәктер, мөгаен. Булачак ир белән хатынга гына түгел, никахлашу мәҗлесенә килгән һәммә кешегә дә башта дин дәресен укытты ул. Һәрбер әйтәсе фикерен дәлилләп күрсәтте. Алай гына да түгел, өй эше дә бирде. Дин сабакларын бергәләп өйрәнегез, диюе булгандыр аның. Уртак гаилә тормышындагы күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертте хәзрәт. Ир белән хатынның хакы, бурычлары һәм мәһәр, калым һәм бүләк бирешүне дә аңлатып күрсәтте. "Мәһәр дигәнгә җиңел генә карарга ярамый. Мәһәр хакының аның үз бәясе, үз вакыты бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Хатын-кызлар арасында иң хәерлесе, бәрәкәтлесе - мәһәре җиңел булган хатын-кыз!" - ди. Андый-мондый хәл була калса, хатын-кыз берүзе калса, аның кулында дүрт ай да ун көн яшәрлек малы булырга тиеш. Шушы мал - мәһәр күләме дә инде. Шул ук вакытта мәһәр үзара килешенеп тә алына. Аның чикләре билгеле түгел. Ләкин егет кешене уңайсыз хәлгә калдырмас, рәнҗетмәс өчен, мәһәрне хатын-кыз акыл белән сорарга тиеш. Тыйнаклык кирәк. Казанда никах укыганда, бер кыз фатир сорады. Егет фатир бирә алмады, шулай уртак тормышка нигез салынмады. Никахта мәһәр булырга тиеш. Ир кеше мәһәрне бирми икән, ул Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлы. Мәһәр аның өстендә бурыч булып кала, - дип сөйли Күңгәр авылы имам-хатыйбы Рубис хәзрәт. - Бездә гадәттә алтын алка, алтын муенса, алтын йөзекне мәһәр итеп бирү гадәткә кереп бара. Мәһәрнең бәясе дә алтын белән бәяләнә. Мәһәрдән тыш ир хатынына тагын бүләк әзерләргә тиеш. Шул ук вакытта кияү кеше әби-бабайга да бүләк әзерли".
Кайбер тарихи чыганаклардагы мәгълүматларга күз төшерсәк, мәһәрнең төрлечә бәяләнүен күрәбез. Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылы имам-хатыйбы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов 1852 елның 16 гыйнварындагы никахландыру метрикәләреннән менә ниләр укып күрсәтте. "24 яшьлек Мөхибҗамал 21 яшьлек Хөрәмшә Гыйззәтулла улына никахландырылганда мәһәр мөсәмме йөз җитмеш биш сум. Хәзердә бер ат белән 14 арбалы арыш кибәне йөз ун сум. Калганны мәзкүрә Мөхибҗамал сораган вакытта кияү булучы Хөрәмша Гыйззәтулла улы бирәчәк булып кул куйдым. 1896 елның 22 февралендә 21 яшьлек Бибикадичәнең 21 яшьлек Габдрахманга барганда мәһәр мөсәмме йөз тәңкә. Хәзердә илле тәңкә. Әүүвәл әдрәс (8 тәңкә) кашага (2), басма (2), уку (5), кәҗи (3), шәл (5), сандык (3), читек (2), яулык (2), 3 төрле ситсы (10 тәңкә), 9 тәңкә акча, калган илле тәңкә мәһәрне мәзкүрә Бибикадичә сораган вакытта", - дип язылган.
Мәһәр бүген никахта кияү тарафыннан бирелгән бүләк кебек кенә кабул ителә. Мәһәр итеп бирелгән бүләкне сатып кына өч-дүрт ай яшәп булмый. Иң мөһиме, төзек һәм озын гомерле никах булсын. Никах укытып яшәү ул - Аллаһының ризалыгын алу дигән сүз. Яңа тормыш башлау өчен моннан да зур фатиха юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев