Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Маһруйбикә Садыйкова: " Җаныбызда шуны саклап яшәсәк кенә тормышның мәгънәсе булыр"

Соңгы елларда динебезнең алга китеше күз алдында.

Яулыктан йөрүче яшь кызларыбызны, мәчеткә җомга намазына баручы түбәтәйле егетләребезне күреп күңел сөенә.

Яшьләрнең дингә тартылуларында, әлбәттә,  мәчеттә дин сабакларына өйрәтүче мөгаллимнәребезнең дә роле зур. Алар һәр авылның хөрмәтле кешеләре. Күгәрчен авылында әлеге вазыйфаны шактый еллар инде Маһруйбикә апа Садыйкова башкара. Аның белән булган әңгәмәбездә без бүгенге көндә гаиләдәге әхлак, тәрбия темаларына кагылдык, яшьләрнең дини гыйлемгә омтылышы белән кызыксындык.

–Хәдистә әйтелгәнчә, кешеләрнең иң сөеклесе–күркәм әхлаклы, әдәпле, тәрбияле булганы. Иң зур бүләк булып безгә Аллаһы тарафыннан иман һәм тәүфыйк иңдерелгән. Җаныбызда шуны саклап яшәсәк кенә тормышның мәгънәсе булыр. Күпләребез хәтерлидер, без кечкенә чакларда ук әниләр дога кылганда балаларыбызның иманлы, тәүфыйклы булуларын сорый иделәр, – дип башлады сүзен Маһруйбикә апа. –Әнием Рәйсә бик дини булды. Атеизмның көчле вакытларында да кулыннан дисбе төшмәде, биш вакыт намазны калдырмады. Без аннан догалар өйрәнеп үстек. Дингә омтылыш та,  бәлкем, шул чакларда күңелдә тугандыр. Ныклап керешүем исә 90 нчы елларда булды.

Бервакыт район үзәгендә яшәүче килендәшем Наҗия Вәгыйзова безгә кайтты да үзенең Галия Вәлиевадан гарәпчә укырга өйрәнүе турында сөйләде. Аның матур итеп мәкам белән укуына кызыгып карап тордым. Шуннан соң Балык Бистәсенә баргач мәчеттә Галия абыстайны күрдем дә Күгәрченгә берәрсе укытырга кайтмас микән дип сорадым. Озак та үтмәде, авылга мөгаллимә булып Рамилә Әхмәтсафина кайтты. 1998 ел иде бу. Гарәпчә укырга теләүче 14 хатын-кыз җыйналдык. Укыдык, тырыштык. Шул чагында безгә туры юл күрсәткән Рамиләгә мин бүген дә рәхмәтле. Ике ел укытты ул безне. Ире Рәфкать атна саен Күгәрченгә машина белән алып килеп йөрде.

Башлангыч дин сабагын анда алгач 2011 елда Мөхәммәдия мәдрәсәсенә читтән торып укырга кердем. 4 ел белем эстәдем. 2013 елда авылдашлар үземнән укытырга сорадылар. Каршы килмәдем, сөенеп риза булдым. 20 хатын-кыз атнаның билгеле бер көнендә мәчеткә укырга йөрделәр. 2019 елда район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт килеп барысына да шәһадәтнамә тапшырды. Аннан соң 16 хатын-кыздан торган яңа группа җыелды. Менә Аллаһының рәхмәте белән көз көне укуларыбызны дәвам итәрбез дип торабыз.

–Дини гыйлем алырга, намазга басарга вакыт җитми, тормыш мәшәкате хәттин ашкан, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә...

–Әйе, кызганычка каршы, күпләребез шулай уйлый. Әмма бу зур хата.  Кабаттан әниләребез чорына кайтыйк. Чәчүен дә чәчкән алар, урагын да урганнар. Барысы да кул хезмәте белән. Әле аның заманасы нинди булган: чабаталы, ачлы-туклы еллар... Бала арбасы тартып колхоз эшенә дә барган ул, җәйге челләдә уразаны да, намазны да калдырмаган. Гыйлемне башка мөмкинлеге булмагач әби-бабалардан алган. Хәзер безгә вакыт юк диюе дә оят. Аллаһыбызга шөкер итик. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме –  икесен дә тигез күреп, икесен дә мөселман кешесе өйрәнергә тиеш. Гомер буе. Алар бер-берсенә бәйләнгән, бер-берсен тулыландырып торалар. Мин шәкертләремә дә еш кына шул турыда әйтеп киләм. Дөньяви гыйлем замана белән бергә атлау өчен кирәк булса, Ислам дине адәм баласын гөнаһлардан саклый, иманын күтәрә, әхлагын яхшырта. Шуңа күрә билгеле бер вакыты  җиткәч кеше мәчеткә килә, бар игътибарын дин сабагы алуга юнәлтә. Әмма соңармаска гына кирәк. Никадәр иртә өйрәнә башласаң, шулкадәр җиңел үзләштерелә.

Маһруйбикә апа белән булган сөйләшүебез җанны савыктыра торган үтемле вәгазьгә әйләнде. Аның һәр сүзе сабырлыкка, тыйнаклыкка өнди. Озак еллар авылда мәет юу кебек изге гамәлләрне башкаруы белән дә авылдашларның хөрмәтен яулаган, рәхмәтенә ирешкән ул. Ак яулыктай чиста, пакъ күңелле мөгаллимә белән ил-көннәргә тынычлык, саулык  теләп саубуллаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса