Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Үлгән кешегә Нәнкир белән Мөнкир нинди сораулар бирәчәк?

Үлгән кеше кабергә күмелеп, аны озатучылар таралгач, шул мәет янына Мөнкир һәм Нәнкир исемле ике фәрештә килер (бу – сорау бирүче фәрештәләр). Алар мәеткә түбәндәге сорауларны бирерләр:

1. Раббың кем?
2. Динең кайсы дин?
3. Пәйгамбәрең кем?
Иманлы кеше: «Раббым – Аллаһы, динем – Ислам, пәйгамбәрем – Мөхәммәд галәйһиссәлләм», – дип җавап бирер. Сорау алучы фәрештәләр шулай ук: «Син Мөхәммәд галәйһиссәлләм турында нәрсә беләсең һәм нәрсә уйлыйсың?» – дип әйтерләр. Иманлы кеше болай дип әйтер: «Мин шәһадәт бирәмен ки, ул – Аллаһының колы һәм илчесе».
Әмма имансыз яки монафикъ булучы мәет: «Мин аны белмим», – дип җавап бирер.
Соңыннан Мөнкир һәм Нәнкир сорауларына дөрес җавап бирүче мөэминнең җанын Аллаһы Тәгалә Кыямәт көненә кадәр тынычландырыр.
Әгәр мәет тәкъва кешеләрдән булса, кабер аны: «Йә Аллаһының колы! Җир йөзендә яшәгәндә син минем өчен Аллаһы яраткан бәндәләренең берсе идең. Хәзер исә мин сиңа нәрсә әзерләгәнемне кара!» – дип күркәм мөгамәлә белән каршы алыр. Бу кеше өчен кабер иркен, киң һәм ямьле булачак.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/lgn-kesheg-nnkir-beln-mnkir-nindi-soraular-birchk

фотоidelreal.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса