Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Кредиты яки ипотекасы булган кешегә корбан чалырга ярыймы?

Корбан гаете - хаҗ тәмамлануын билгеләгән Ислам бәйрәме. Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме санала. Корбан чалуның хикмәте һәм шартлары хакында Казан шәһәренең «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт белән сөйләштек. Ул укучыларыбыздан килеп ирешкән сорауларга да җавап бирде.

- Солтан хәзрәт, мөселман кешесенә Корбан чалу нәрсәгә кирәк, аның хикмәте нидә?

- Корбан чалу - изге гамәлләрнең, Аллаһы Тәгаләнең әмерләренең берсе. Аның төп максаты - Аллаһка якынаю, шушы гамәлебез белән без аңа якынаябыз, рәхмәтенә ия булабыз. Аллаһы Тәгалә хәтта Коръәндә әйтә: «Сезнең изгелекләрегез кабул булмас, әгәр дә күңелегезгә, йөрәгегезгә якын булган, кадерле әйберегез белән уртаклашмасагыз, бүлешә алмасагыз». Булган малың һәм ризыгың белән уртаклаша белү - зур савап. Беренче корбанның мисалын гына искә алсак та, Адәм галәйһиссәламнең ике малае була. Икесенә дә корбан чалырга әмер бирелә. Берсе иң таза, сау-сәламәт булган куй сарыгын чала. Икенчесе корбанга бер кочак салам алып килә. «Барыбер череп кенә юкка чыгасы, бернинди эшкә яраксыз», - дип фикер йөртеп, әллә ни кадерле булмаган әйберсен генә бирә дә куя. Берсенең корбаны кабул була, ә икенчесенеке - юк. Чөнки кочак салам бу угылга кадерле булмаган, ул үзенең малы белән тулысынча уртаклаша алмаган. Кеше корбан чалганда аңларга тиеш: бу гамәлем белән мин Аллаһка якынаям бит, дип. Монда ит нияте дә, башка ниятләр дә түгел, иң беренчедән шушы Аллаһка якынаю нияте булырга тиеш. Корбан дигән сүз ул сарык белән дә, сыер белән дә бәйле түгел, ул «карубә» дигән сүздән килә, ягъни якынаю дигәнне аңлата. Күп кеше сарыкны чалдың да, бетте-китте, дип уйлый. Ләкин аның икенче өлеше: ике рөкагәть намазы бар. Бу намазны укыганда: «Рәхмәт Раббыбыз, шушы корбанны чалырга мөмкинлек бирдең, үзем дә ач түгел, башкалар белән дә ризыгым белән уртаклаша алам», - дигән сүзләр әйтергә кирәк. Хәдисләрдә корбан чалуның башка бер өстенлекләре дә күренә: чалынган корбанның тәнендә ничә бөртек йон булса, кешенең шуның кадәрле гөнаһы гафу ителә. Сират күперен чалынган корбанга атланып узарсың, диләр. Шунлыктан, кайбер кешеләр: «Миңа зур мөгезле тәкә кирәк, тотынырга җайлы булыр», - дип сайлыйлар. Мөгез зурлыгы мөһим түгел, иң мөһиме хайванның физик кимчелеге булмасын. Аксап, авыртып торган, колаксыз яки күзсез хайваннар корбанга ярамый. Сарык яшен караганда, ул кимендә бер яшьлек булырга тиеш, яисә алты айлык булса да, бер яшьлек кебек зур гәүдәле булсын, диләр.

- Гаиләдә бюджет уртак булганда, корбанны бөтен гаилә әһелләре исеменнән чалсаң да ярыймы?

- Әгәр дә бюджет уртак булса, гаилә башлыгы исеменнән һәм аның әһелләре исеменнән чалсагыз, бөтенесенең өстеннән бу бурыч төшәр, дип санала. Тик моның белән беррәттән, халыкта шундый әйбер дә киң таралган иде: «Мин үткән ел үз исемемнән чалдым, быел хатын исеменнән чалам, киләсе елга балабыз исеменнән. Булды, корбаннарны чалып бетерәбез дә, тынычлап яшибез», - диләр. Дөрес фикер түгел. Кеше хәлле булса, корбанны ел саен чалдырырга кирәк. Кешенең хәллелеге көмеш нисабы белән 800 грамм дип исәпләнә. Яки, әйтик 100 мең сум күләмендә кагылмый торган запас акчасы була икән, димәк андый кешегә корбан чалу тиешле. Корбанны чыгымлану дип түгел, бәрәкәтле гамәл дип карарга кирәк. Минем танышым бар. Ул эш ягыннан авырлыкка эләккән. Акчасыз булган, ашарга ризыгы, яшәргә урыны булмаган. Нишләргә белмичә, корбан чалып, Аллаһка якынаерга уйлый һәм аның малларының бәрәкәте барлыкка килә: бер атна да узмый, эш тәкъдим итәләр, үзенең ышанычлы хезмәткәр булуын раслагач, югары вазыйфага билгелиләр, бүгенге көндә бу танышымның берничә фатиры, яхшы машинасы бар, муллыкта яши. Коръәндә әйтелгән: биргән кешенең малы кимемәс. Һәм ул бик саваплы гамәл дә булып санала. Бер мисал китерәм. Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатыны Гайшә анабыз янына мохтаҗлар килгәннәр: балалары белән бер ана. Тик йортта аларны ашатырлык әйбер юк икән: бер кисәк ит кенә булган. Пәйгамбәребез йортында бер утырып ашарлык ризык булмавы ни турында әйтә: ул шул кадәр юмарт булган, мохтаҗларны туендырган. Шуннан соң Гайшә анабыз хафага калган: ирем кайтса, аны да ашатырга кирәк булыр бит, бу мохтаҗларга итнең бөтенесен дә биреп бетермим әле, яртысын калдырыйм, дип уйлаган. Шулай итеп, яртысын пәйгамбәребезгә калдыра. Пәйгамбәребез кайткач, аңа бу хәлләрне сөйләп бирә. Ә Мөхәммәд г.в.с. аңа җавап биргән: «Безгә дип калдырган итең юкка чыкты, мохтаҗларга биргәнең - калды», - ди. Гайшә анабыз бу сүзләрне аңламый, «Нәрсә дип әйтәсең син?», - дип, кат-кат сорый. «Безгә дип калганы ашап-эчеп юкка чыгачак, ә фәкыйрьләргә, мескеннәргә бирә алу - ул безнең мәңгелеккә савап булып кала», - ди Пәйгамбәребез. Әйткәнемчә, корбан чалу - Аллаһка якынайта торган гамәл. Нәрсә бирә бу безгә? Менә без бит яныбызда дус кешеләрне генә тотабыз, аларны хөрмәтлибез. «Әй, миңа шул кадәрле күп начарлык эшләдең, утыр әле яныма!» - дип, дошманны чакырмыйбыз бит. Шуның кебек үк, Аллаһы Тәгаләгә якынаеп, без аның дуслары төркеменә керәбез. Аллаһ әйткән: «Минем якыннарым бернинди кайгы күрмәсләр, иминлектә, сәламәтлектә, ярдәмемдә булырлар».

- Корбан ите ничек бүленергә тиеш?

- Итнең өчтән бер өлеше чалдыручының үзенә калдырыла, өчтән бере якыннарына, туганнарына, күршеләренә таратыла, өчтән бере исә - мохтаҗларга. Шулай ук өчтән бер өлешеннән аш уздырырга да мөмкин. Яки тулысынча мохтаҗларга тарату да хуплана.

- Бурычлы, әҗәте булган кешегә корбан чалырга ярыймы?

- Андый кешегә бу вәҗиб, ягъни мәҗбүри түгел. Иң дөресе - башта бурычларын түләп бетерү булыр.

- Ә бит кайберәүләрнең ипотекасы, кредиты бар аларга нишләргә? Ипотеканы бит егермешәр ел түлиләр. Егерме ел корбан чалмаскамы?

- Мондый вакытта кеше үзенең матди хәленә карый. Кредит мәсьәләсе кануннар буенча мөселман кешесенә килешеп бетми, юрганыңа карап аягыңны суз, диләр. Кредит ул барыбер бурыч булып санала. Ләкин әгәр сезгә матди яктан авырлык китермәсә - корбан чалыгыз. Ул фарыз (катгый рәвештә үтәлергә тиешле гамәл) булмас, бәлки нәфыйлә булыр, ягъни Аллаһы Тәгалә алдында хуш булган, кабул була торган гамәл. Кыскача итеп әйткәндә, мондый кешегә корбан чалмаса - гөнаһы булмый, ә үтәсә - савабы була.

- Бер терлек ничә кеше исеменнән чалына?

- Сыерны 7 кешедән, сарыкны 1 кешедән, яки шул кеше белән бергә бер бюджетта булган гаиләсе белән чалдырырга мөмкин.

- Солтан хәзрәт, корбанга китерелгән терлекне чалган кеше нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?

- Пәйгамбәребез сөннәте буенча, тәһарәтләнеп, чалыр алдыннан пычакларыгызны яхшылап үткенләп, очлап куегыз. Пәйгамбәребез әйтә: «Корбан чалырга җыенсагыз, сарыкларыгызны куркытмагыз, аларга мәрхәмәтле булыгыз, чисталык белән, тиз генә чалыгыз, җәфаламагыз», - ди. Бу әйберне дөрес итеп эшләргә кирәк. Кайберәүләр сарыкларын куркытып бетерәләр. Аның алдында пычаклар үткенлиләр. Бу - күркәм гамәл булып тормас. Корбан чалганда укыла торган махсус дога бар. Ул «Әнгам» сүрәсенең 162нче аятендә әйтелгән: «Иннә саләәтии вә нүсүкии вә мәхйәәйә вә мәмәәтии лилләһи раббил-гааләмиин». «Намазым, гыйбадәтем, тормышым һәм үлемем галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ өчендер». Мөхәммәд пәйгамбәребез дә корбаннарын чалганда шул аятьне укыган. Шушы доганы укыганнан соң, «Аллаһым, бу корбаным Фәлән улы Фәлән исеменнән чалына», - дип әйтү тиешле. Соңыннан «Бисмилләәһи Әллааһү әкбәр» дип, корбанга китерелгән мал чалыныр.

- Корбанны намазсыз кеше дә чалса мөмкинме? Ягъни чалдырса түгел, ә үзе пычак белән чалса?

- Корбанга китерелгән малны иманлы, чиста кеше чалса хәерле була. Ләкин намаздагы кеше булмаса, ул вакытта тәҗрибәлерәк кешене сайлау кирәк. Елга бер тапкыр гына пычак тотып хайванны чалырга чыккан кеше бик тәҗрибәле булмас һәм хайван интегеп торыр. Аннан соң, корбанны чалырга килгән икән инде, ул кеше һичьюгы салмыш булмасын, күңелендә иман булсын һәм дога белән чалынсын.

- Корбан чалдырган кешегә аш, мәҗлес үткәрмәсә дә буламы?

- Аш үткәрү - мәҗбүри куелган таләп түгел. Кешенең үзеннән тора. Тели икән, мөмкинлеге бар икән - үткәрсен.

- Солтан хәзрәт, терлекне чалганнан соң, аның башлары-аяклары, тиреләре дә кала бит әле. Аларны нишләтергә соң?

- Исраф итмичә этләргә бирергә мөмкин. Булдыралмасалар, тиешле урында күмеп кую хәерле булыр. Итен ашагач та, сөякләрен атмаска кирәк, чөнки ул хөрмәтле хайван булган, Аллаһы Тәгалә алдында корбан ителгән һәм аның дәрәҗәсе бар. Дәрәҗәсен төшермәс өчен, без дә аны «бисмилла», әйтеп җиргә күмсәк - хәерлерәк.

- Нәзер корбаны дигән әйбер бар бит. Аны чалганда да, шул ук шартлар үтәләме?

- Шартлары шул ук. Тик нәзер корбанының бер искәрмәсе бар. Әгәр дә нәзер итүче, әйтик: «Авырып киттем, исән-сау терелсәм, корбан чалыр идем», - дип әйтеп корбан чалса, ул корбанны ашарга да, аннан пешерелгән шулпаны гына да кабарга тиеш түгел. Итне мохтаҗларга, туганнарына таратса - хәерлерәк булыр.

- Менә сез итне мохтаҗларга тарату хәерле булыр, дидегез. Ә тормыш төпкеленә төшкән эчкече гаиләләргә корбан итен хәер итеп китерү дөрес буламы?

- Монда уйлап эш итәргә кирәк. Әгәр дә бу эчкечеләр сез китергән итләрне чыгарып сатса, яки бер шешә аракыга алыштырса, бу яхшы әйбер түгел. Шуңа күрә, итне пешереп китерсәгез хәерлерәк.

http://beznen.ru/basma/2017-34/krediti-yaki-ipotekasi-bulgan-keshege-korban-chalirga-yariymi

фото из соцсетей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев