Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Корбан чалу кемгә тиеш, аның төрләре, чалынган итне нишләтергә?

Корбан чалу кемнәргә тиеш дигәндә, дин әһелләре: "Корбан чалу - ул күбрәк социаль әйбер. Социаль яктан кешеләргә файдасы булсын дип эшләнә. Һәм шуңа күрә Коръән китабында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә ул кешенең балигатькә җиткән кеше булырга тиешлеген әйтә. Шәригатебездә ул 13-15 яшь. Әгәр дә аның үз акчалары бар һәм нисабка җиткән...

Корбан чалу кемнәргә тиеш дигәндә, дин әһелләре: "Корбан чалу - ул күбрәк социаль әйбер. Социаль яктан кешеләргә файдасы булсын дип эшләнә. Һәм шуңа күрә Коръән китабында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә ул кешенең балигатькә җиткән кеше булырга тиешлеген әйтә.
Шәригатебездә ул 13-15 яшь. Әгәр дә аның үз акчалары бар һәм нисабка җиткән икән, аңа корбан чалу ваҗиб була. Аннан соң ул азат кеше булырга тиеш. Әгәр дә ул төрмәләрдә утыра икән, акчасы булса да, аңа корбан чалу ваҗиб булмый. Ягъни чалмаса, аның өстендә гөнаһы булмый", - дип аңлата.
Быел мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете 1 сентябрьгә туры килә.Билгеле булганча, корбанлык бәйрәм намазыннан соң чалына.
Нәзарәтнең казыйлар шурасы карары буенча, быел корбан чалу өчен нисаб күләме 20 мең сум дип билгеләнде. Әгәр сезнең әйләнештә 20 мең сум тотылмый торган акча (бурычлардан һәм чыгымнардан кала) бар икән, 1,2, 3 сентябрь көннәрендә корбан чалу вәҗиб (тиешле) була. Корбанны кояш баеганчы (ахшам намазы вакыты кергәнче) чалырга кирәк.
"Корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалсагыз, шушы һәрбер ит кисәге, һәрбер йоны, һәрбер канның тамчысы сезгә истигъфар, мәгъфирәт булып, Аллаһы Тәгалә сезнең хата-гөнаһларыгызны гафу итәчәк, ди. Ягъни без гаилә исеменнән чалабыз икән, Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә бөтен гаиләне гафу итәчәк, Алла боерса. Әгәр берәр әрвахка багышлап чалабыз икән, шушында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә шушы әрвахны гафу итеп, иншаллаһ, аларга җәннәтләрен бирер дигән өметтә калабыз", - ди хәзрәтләр.
Корбан өч төрле була. Аны өч төрле кеше исеменнән чалырга була. Аны шәхсән үз исемегездән чалсагыз. Чалган кешегә савабы языла. Һәм шулай ук гаилә исеменнән чалырга мөмкин. Гаилә - кемнәр ул? Гаилә - ул бер өйдә, бер түбә астында яшәүчеләр. Өченчедән, берәр әрвахка, ягъни вафат булган әниебезгә, вафат булган әтиебезгә, бабаебызга багышлап, аның исеменнән чалырга була.
Бурычлы кешегә корбан чалырга ярыймы-юкмы дигәндә, монда мәсьәлә бәхәслерәк. Бай кешеләрнең бурычлары булган очракта да, аларны корбан чалдырырлык кына акчасы була. Шуңа күрә аларга корбан чалдыру тиешле. Ә инде гади кешенең бурычлары булып, ипотекасын түләмичә, корбан чалдыра икән, гаиләсенә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә һәркем үзе хәл итәргә тиеш.
Корбан итенең бер өлешен гаиләңә калдырырга, икенче өлеше белән корбан ашы үткәрергә, өченче өлешен мескеннәргә һәм ятимнәргә кертергә кирәк. Шулай ук бөтен итне мохтаҗларга таратып бетерсәң дә була. Мөселман булмаган күршеләрне һәм туганнарны корбан ите белән сыйлау саваплы гамәл санала. Корбанның маен этләргә, мәчеләргә бирергә рөхсәт ителә. Ә сөякләрен шәһәрдә - гомуми урыннарда, авылларда аулак урыннарда күмәргә кирәк.
http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/13219-korban-chalu-kemgә-tiesh-anyiң-tөrlәre-chalyingan-itne-nishlәtergә?.html
фото из соцсетей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев