Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Киләсе елга уразага керәсе көн билгеле булды

2019 елга мөселман бәйрәмнәре билгеле булды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте.

Киләсе елга рамазан ае 6 майда (дүшәмбе) башланып китәчәк һәм 29 көн дәвам итәчәк. 4 июньдә (сишәмбе) Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Кадер кичәсе 31 майда булыр дип көтелә. Татарстан мөселманнары өчен тагын бер бөек бәйрәм – Корбан гаете 11 августка (якшәмбе) туры килә.

Рәгаиб кичәсе – 7 мартта, Мигъраҗ кичәсе – 2 апрельдә, Бәраәт кичәсе – 19 апрельдә, Гашурә көне – 9 сентябрьдә, Мәүлид бәйрәме 8 ноябрьдә була.

 фото eminkhyur.ru

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kilse-elga-urazaga-kerse-kn-bilgele-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X