Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Хатын-кызга мал чалу рөхсәт ителәме

Хатын-кызга мал чалу рөхсәт ителәме? Гүзәл затлар арасында бигрәк тә каз-үрдәк, тавык суючылар очрый. Моның берәр шарты бармы?

Әлеге сорауга  җавапны имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН җавап бирә:

  • Дини чыганакларда моңа кагылышлы анык кына җавап юк. Ә булганнарына нигезләнеп, болай дияргә була: “малны ир-ат кына чала ала“ дип беркайда да язылмаган. Хатын-кыз чалган мал да хәләл була. Шул ук вакытта кайбер китапларда “ир-атлар көчлерәк, шуңа бу эшне алар яхшырак башкарып чыгалар“ дигән юллар бар. Бер хәдистә “хатын-кызларга да мал чалырга рөхсәт ителә һәм алар бу эшне башкарганда тәкъбир һәм бисмилла әйтергә тиеш“ диелә.

Шунысын да онытырга ярамый: хәтта ир-атлар арасында да кулына пычак тотып мал суя алмаучылар очрый. Хатын-кызларның ир-атларга караганда йомшаграк күңелле, хислерәк булуын истә тотканда, аларга бу эшне башкару тагын да авыррак булуын аңлату кирәк түгелдер. Шулай булгач, хатын-кызга мал чалу дөрес булса да, бу эшне башкарырга мәҗбүр итмәү яхшырак.

foto

http://agryz-rt.ru/news/islam-nuryi/khatyn-kyzga-mal-chalu-rkhst-itelme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса