Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Күгәрчен авылының Фәйзрахман мәчетендә Мәүлид кичәсе узды

Һиҗри календарь буенча 9 ноябрьдән башланган Мәүлид ае 7 декабрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге ай Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең тормышы, аның дөньяга килү көне белән бәйле. 19 ноябрьдә исә барча мөселманнар Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Башка еллардагы кебек быел да районыбызның бик күп мәчетләрендә мәүлид ашлары үткәрелде. Бу атнада шундый күркәм чараларның берсе Күгәрчен авылының Фәйзрахман мәчетендә дә узды. Аны әлеге мәчеттә мөгаллимәлек итүче Маһруйбикә апа Садыйкова һәм аның шәкертләре оештырды. Мәүлид бәйрәменә авыл абыстае Хәтимә апа Әскәрова да чакырылды.

 Мәҗлес үткәрүнең максаты Пәйгамбәребез узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгыту иде. Аллаһ Рәсүлебезгә салаватлар әйтү, Коръән аятьләрен уку, мөнәҗәтләр әйтү, вәгазьләр сөйләү–мәҗлес буена дәвам итте. Моннан дүрт ел элек дин сабагы алырга теләп мәчетебез ишеген ачып кергән 20 укучы бүгенге көндә барысы да йөгерек тел белән Коръән уку дәрәҗәсенә ирешкәннәр.

Быел мәчеткә янәдән 16 кеше дини белем эстәргә килгән. Әнә шулай дүрт дистәгә якын шәкертенә атнасына берничә мәртәбә  дәрес бирә Маһруйбикә апа. Укучылары аңа рәхмәтле булса, ул аларның тырышлыгыннан канәгать. Мәүлид кичәсендә Коръән сүрәләрен укыган Роза Гарипова, матур итеп салаватлар әйткән Рушания Әхмәдиева, Мөслимә Фатыйхова, пәйгамбәребезнең тормышын бәян итеп башкаларга да бик күп мәгълүматлар җиткергән Гөлүсә Мукриева, Фирдания Әхмәдиева, Фәния Фатыйхова, үзгә бер моң, мәкам белән мөнәҗәтләр әйткән Гүзәлия Хәмәтханова, Мөслимә Камалиева, Минҗиһан Сәйфетдиновалар—барысы да аның укучылары.

Мәүлид аенда догалар уку, тыңлау, салаватлар әйтү Раббыбыз һәм аның рәсүленә карата ихласлылыгыбызны күрсәтә, иманыбызны тагын да ныгыта. Күгәрчен мәчетендә оештырылган әлеге бәйрәм кичәсе дә шуның бер мисалы иде. Мәҗлеснең мул итеп әзерләнгән, сый-нигъмәтле табын артында узуы күңелләргә гыйлемгә омтылыш, яктылык нурын иңдерде. Сүнмәсен иде бу нур, Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә изге ниятләребезне тормышка ашырырга, эшләребезне уң итәргә ярдәм бирсен. Барчабызга да гамәл-гыйбадәт кылып яшәргә - намаз уку, мәчетләргә йөрү, вәгазьләр тыңлау һәм ике дөнья бәхетенә илтүче гыйлемне өйрәнергә насыйп итсен.

Фәрвәз Каюмова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса