Ислам дине тарафдарлары авызыннан хәләл түгел фотолар дигән төшенчә ишеткән бар. Сәясәт лидерлары, каһарман һәм эстрада йолдызларына соклану йөзеннән төшерелгән фотоларны әнә шулар рәтенә кертәләр дә инде. Үзенә күрә бу шәхесләргә табыну кебек кабул ителә.
электрон почтасына килгән сорауларны барлауны дәвам итәбез.
«Минем дус кызым мөселман кешесенә кияүгә чыкты. Намаз укый, догаларын да кыла. Баласы да туды. Кыскасы, бик матур гомер итәләр. Мин алар өчен шатмын. Тик менә ул кыз интернет челтәрендәге битенә көн саен баласын фотога төшереп, үзе селфи ясап элеп утыра. Муллаларыбыз бу гамәлгә ничек карый? Ислам динендә гомумән фотога төшәргә ярамый дигән фикер ишеткәнем бар иде. Нарасый балага күз тидерүләреннән дә куркам. Бу хакта үзенә дә әйткәнем бар.
Гүзәлнең соравына ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече, Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә:
- Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйтә: сурәт булган, эт булган йортка бервакытта да фәрештә кермәс, дигән. Шуңа күрә фатирларда эт тотарга ярамый. Ә фәрештәләр булмаган җирдә җеннәр була. Кайвакытта балабыз начар йоклый, диләр. Өйләренә бала өшкерергә дип барсаң, стена тулы сурәт...
Фотога төшәргә ярый, ләкин аны альбомда сакларга кирәк, стенага элеп куярга түгел. Интернетка килгәндә, андагы фотолар шунда саклана, ә компьютер сүндерелә, ягъни ул альбом вазыйфасын башкара килеп чыга. Бүгенге технологияләрне дә инкяр итеп булмый. Мәчетебезнең дә эшчәнлеген Инстаграмда күрсәтеп барабыз… Сурәтләрегезне стеналарга элмәгез, бу очракта тынычлык югала....
Белешмә:
Селфи, шулай ук, хэштег, Инстаграм кебек сүзләр телебезгә яңа гына килеп керде. Яшьләрдә генә түгел, өлкән буын вәкилләрендә дә шактый кызыксыну уяткан «селфи» сүзен моннан дистә ел элек әле бөтенләй ишеткән дә юк иде. Әлеге термин 2010 ел башларында таныла башлады. 2013 елда селфи сүзе инглиз теленең Оксфорд онлайн-сүзлегендә дә урын алда. Шул ук елны «ел сүзе» дип тә танылды.
Се́лфи - автопортретның бер төре, үз-үзеңне фотога төшерүне аңлата. Бу термин 2000-2010 елларда мобиль элемтә чараларының фотога төшерү җайланмалары камилләшү нәтиҗәсендә таралыш алды. Телефон яки гаджетны тотып, кул сузымында «суктыру» (фотога алу) аркасында әлеге сурәт үзенчәлекле рәвештә, билгеле бер ракурста килеп чыга һәм нинди нәрсә икәнлеген «кычкырып тора». Ул йә «астан», йә «өстән» төшерелгән булуы белән характерлы.
http://intertat.ru/tt/din-tt/item/64642-islamda-fotoga-t&
фото интернет чыганклардан алынды.
Нет комментариев