Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен белик

Бүгенгесе көнне, әледән-әле яңа таләпләр кертелгән бер мәлдә, күпләрнең күңелендә теге яки бу темага күп төрле сораулар барлыкка килә. Еш кына аларны безгә дә ишетергә туры килгәли. Шулар арасыннан берничәсен бергә туплап без төпле җавап ишетү ниятеннән, район Үзәк мәчете имам-хатыйбы Хәмит хәзрәт Идрисовка мөрәҗәгать иттек.

Ул барысы белән дә җентеклән танышып чыкканнан соң үз фикерләре белән уртаклашты. 
– Хатын-кызларга зиратка керергә рөхсәт ителәме? Аннары, бүген зираттан бер нәрсә дә алып чыгарга ярамый, дигән сүзләргә сез ничек карыйсыз?
– Әйе, андый тыюлар элек булган. Соңгы елларда ислам динендәге күркәм үзгәрешләр бүген инде үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә башлады. Пәйгамбәребез дә бүгенгесе көнне хатын-кызларыбызга изге ниятләр белән зиратка керүне тыймый. Әмма мәетне  соңгы юлга озату вакытында, аларның еш кына кычкырып елап, күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткәнлектән хатын-кызның зиратка кереп йөрмәүләре хәерлерәк, дигән фикерләрне без бик еш ишетәбез. Ә инде гадәти көннәрдә, зиратка килеп кабер өстендәге чүпләрне чистартулар, андагы файдалы булмаган үләннәрне утаулар, берсеннән-берсе матур чәчәкләр утыртулар, билгеле инде, мондый изге ният белән килүче затларга берничек тә каршы төшеп булмый.Тик кабер тирәләрендә кирәкмәс буяу савытларын, чүпрәк, кәгазь кисәкләрен ташлап калдыру кебек гадәтләрне берничек тә аклап булмый.  Зират эчендә булган эш коралларына кул сузарга, аны үзеңнең шәхси максатларыңнан чыгып файдаланырга һәм алып чыгып китәргә дә ярамый. Бу хәл үзе үк кешенең тәртип-әдәп ягы зәгыйфь булуын раслый. Шулай булгач андый нәрсәләр белән берничек тә килешеп булмый.
– Еш кына намаз укыган хатын-кызларның бер ишеләре бизәнеп йөрергә ярата. Дин әһелләре моңа ничек карый?
– Әлбәттә, кайбер асыл затларыбызның чамадан артык бизәнеп йөрүләре, макияж ясап, тырнакларын буяп чыгулары күпләргә ошап бетми. Мондый  хәлдә, әлбәттә инде, тәһарәт дөрес булмый, ансыз намаз да укылмый. Ә инде матур, пөхтә итеп яулык бәйләп йөрүче мөселман хатын-кызларыбызга килгәндә, аларга мондый кыяфәттә җәмәгать урыннарында күренүдән бер дә тартынырга, оялырга кирәк түгел. Хатын-кыз сөйкемле булырга, аннан һәрвакыт нур бөркелеп торырга тиеш, ә ирләрнең исә аларга бер мәртәбә күз салып алулары да җитә, чөнки, озаклап карап тору матур, куанычлы күренеш түгел. Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, хатын-кызга чит ир-атларның игьтибарын үзенә җәлеп итәрлек дәрәҗәдә бизәнеп чыгулары дә бик үк күңелле хәл түгел, ул моның белән бары тик үзенә зур гөнаһ гына җыя.
 

Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса