Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Яңа Арыш авылының «Иман нуры» мәчетендә ифтар ашлары уза

Яңа Арыш авылының «Иман нуры» мәчетендә бик күркәм, саваплы ифтар ашлары уза.

 Аллаһка шөкер, мәчетебез бик якты, рәхәт, матур. Күркәм мәҗлесләр үткәрү өчен дә бик уңайлы. Шушы көннәрдә генә мәчетебездә 15 ифтар ашы уздырылды.
Соңгы ункөнлектә дә узачаклары бихисап. Тәравих намазына авылдашларның күпләп йөрүе, бигрәк тә яшьләрнең шушы иманлы юлга тартылуларына күңел сөенә. Тиз арада ил-көннәребез тынычланып, сау-сәламәт булып, сөенеп яшәргә язсын барчабызга да.Тоткан уразалар кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса