Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Фәрештәләрнең канатлары бармы һәм алар үзара сөйләшәме?

Сорауга "Өмет" мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә: – Коръәндә, без аларны төрле канатлы иттек, диелә.

Ике яктан икешәр канатлы, өчәр яки дүртешәр канатлылары да була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Җәбраилне ике мәртәбә күрде, ике тапкырында да аның алты йөз канаты бар иде, ди. Фәрештәләрнең шундый сыйфаты да бар: алар, Аллаһның рөхсәте белән, кеше сыйфатына да керә ала. Әйтик, шул ук Җәбраил Пәйгамбәр янына кеше рәвешенә кереп килгән.+ Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә әмер әйтсә, барысы да сәҗдәгә китәр. Шунда Җәбраил башын күтәрер дә, Аллаһ аңа мәгълүматын җиткерер. Калган фәрештәләр аңардан, Аллаһ нәрсә әйтте, дип сорар. Аларның үзара сөйләшкәнен җеннәр тыңлап торыр да күрәзәчеләргә, сихерчеләргә ирештерер», – диелә. Шушы хәдистән аңлашылганча, фәрештәләр үзара сөйләшә дә.

Фото: https://pixabay.com/

http://matbugat.ru/news/?id=24297

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса