Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Фитра, фидия, зәкәт күләме күпме булырга тиеш?

Рамазан ае быел Самара өлкәсе мәчетләрендә 27 майда башланды. Татарстан, Баш­кортостан, Идел буе, Урал, Себер, Төньяк Кавказ һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә мөселманнар бу иртәдә сәхәр ашап, уразага керделәр.

Яңа ай тууын һәм Рамазан ае башлануын раслап, 26 майда мәчетләребездә беренче тәравих намазы укылды. Уразаның бер атнасы үтеп тә китте инде.

Рамазан аенда ураза тоту диндарлар өчен бурыч санала. Ураза «тыелу» дигәнне аңлата. Мөселманнар таң атудан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән һәм уразаны бозучы башка гамәлләрдән тыелып торалар.

Намаз уку, сәхәр ашау тә­мамлану, тәравих вакытлары, дога уку тәртипләрен без һәр атна өчен "Бердәмлек"нең 8нче битендә урнаштырып барабыз.

Без бирергә тиеш булган быелгы садака күләме дә расланган. Самара өлкәсе мө­селманнарының Диния нә­за­рәте белдерүенчә, уразасын тота алмаган кеше һәр көн өчен фидия, шулай ук фитра садакасын 80шәр сум күләмендә мохтаҗларга, гарипләргә, авыруларга түләргә тиешле. Ә менә байлыклары булганнар үзләренең ихтыяҗларын үтәгәннән соң калган малларыннан зәкят садакасын да түлиләр. Быел нисап күләме 198 мең сум дип билгеләнгән.

Рамазан ае тәмамланган көнне Ураза гаете үткәрелә. Быел ул 25 июньгә туры килә.

Ураза бәйрәме 25 июньдә булса, Корбан бәйрәме быел 1 сентябрьдә үткәреләчәк.

http://samtatnews.ru/2017/06/06/фитра-фидия-зәкәт-күләме-күпме-булырг

фотоtatar-duslyk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев