Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

«Елны чиста уйлар белән башладык»

Гыйнвар ае православие бәйрәмнәренә бай. Менә чиркәүнең төп бәйрәмнәреннән берсе-Хач ману.

Безнең район халкы һәм кунаклары гыйбадәтханәләргә дога кылырга һәм якты бәйрәмне бергәләп каршыларга киләләр. Бу вакыйганың бөеклеге игелекле эшләргә рухландыра, безгә шәфкатьлелек, гаделлек, якыннарыбызга мәхәббәт турында искә төшерә.

Район үзәгендә бәйрәм Казан Мәрьям Ана иконасы храмында узды. Литургия тәмамланганнан соң православие динендәгеләр гыйбадәтханәдән Кама елгасына кадәр хач белән уздылар, анда купель ясалган. Александр  атакай су изгеләндерү догасын кыла һәм шуннан соң хатын-кызларның йөзләре һәм куллары юыла, ә ир-атлар бер-бер артлы өч тапкыр суга чума. Коену урынында коткаручылар һәм медиклар кизү торды.
- Районга игелекле максат белән килдем. Һәр елны су коенырга тырышам. Изге урында коенганнан соң кичергән эчке хис – тойгыларны сүз белән генә әйтеп булмый, гүя яңабаштан туасың, - ди Казаннан кайткан Камил Хөснетдинов.
Анатыш авылының Богоявлен чиркәвендә дә халык күп иде. Изге литургиядән һәм гыйбадәтханә настоятеле Артемий Лушкин җитәкчелегендәге Бөек суны изгеләндерүдән соң, Казан шәһәреннән килгән «Во благо" вокаль-инструменталь дуэтының бәйрәм концерты башланды. Бәйрәмгә килүчеләр казак һәм рус халкы җырларын бик теләп тыңладылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина район башлыгы исеменнән барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады.
- Сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим, мондый бәйрәмнәр безне һәрвакыт берләштерсен, - диде ул.
- Изгеләндерелгән су барлык авырлыкларны һәм кайгыларны бетерсен. Сезгә сәламәтлек, шатлык һәм бәхет китерсен, - дип теләде авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев.
   Чиркәү настоятеле район, авыл җирлеге җитәкчелегенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Храмда чәй табыны да оештырылган иде. Бәйрәм башланганнан алып бәйрәм ахырына кадәр дә күңел күтәренкелеге булды.
Балыкбистәлеләр елны чиста уйлар белән башладылар. Бу бәйрәм һәр йортка күңел җылысы, мәхәббәт алып килсен.

Таңсылу Минһаҗева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X