Бурычлары булганнар хаҗга бара алмаячак
"Әгәр кешенең бер сум гына булса да бурычы бар икән, аның хаҗы кабул булмый. Без мондый кешене очкычка да утыртмаячакбыз", - дип билгеләп үтте Турсунов халыкара матбугат клубы утырышында.
Коммуналь түләүләр буенча бурычы булганнар Үзбәкстанда хаҗга бара алмаячак. Бу хакта Ташкентның баш имам-хатыйбы Әнвәр Турсунов хәбәр итте.
"Әгәр кешенең бер сум гына булса да бурычы бар икән, аның хаҗы кабул булмый. Без мондый кешене очкычка да утыртмаячакбыз", - дип билгеләп үтте Турсунов халыкара матбугат клубы утырышында.
Аның сүзләренә караганда, хаҗ кылучылар су, газ һәм электр энергиясен тоткан өчен барлык түләүләрне түләгәч кенә, юлга чыгарга тиеш.
Баш имам-хатыйб Үзбәкстан мөселман дин әһелләренең дәүләт органнары белән берлектә коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычларны бетерү эшенә кушылган. "Без һәр тамчы су өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәчәкбез. Моны һәр мөселман истә тотарга тиеш", - дигән имам.
Быел Үзбәкстаннан хаҗга 13 меңнән артык кеше бара алачак дип хәбәр итә ansar.ru.
фото из соцсетей.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев