Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Бәраәт кичәсе нәрсәне аңлата?

Бисмилләһи- рахмәәнир-рахиим.! Әлхәмдү лилләһи раббил гааләмиин. Вәс-саләәтү вәссәләә галә расүлинә Мүхәммәдин ва галә әәлиһи вә әсхәбиһи әҗмәгыйн.

Бәраәт кичәсе нәрсәне аңлата? Бәраәт кичәсе ул гөнаһтан, явыз нияттән, золым гамәлдән, рәнҗетүдән, җәзадан коткарылу, хәрамнан арыну мәгънәсен аңлата. Бәраәт ул - шәригатьчә әйтсәк, гафу-мәгърифәт,истигфар кичәсе. Бәраәт ул - тәүбә кичәсе. Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) бу кичәдә фәкать гыйбадәт вә намаз белән мәшгуль булган. Раббыбызның рәхмәтен сорап догалар кылуны үзенә гадәт иткән һәм Шәгъбән аеның 15 нче кичәсе кергәч, төнендә гыйбадәт, көндезендә ураза тотыгыз,- дип өммәтен өндәгән.
Бу көнне өйлә намазының ике рәкагатеннән соң Әл-Әкса мәчетенә карап түгел, ә Мәккә шәһәрендәге Әл–Хәрам-Кәгъбатуллага, кыйблага карап намаз кыла башлаганнар.
Газиз мөселман кардәшләребез! Бәраәт кичәсендә вә көнендә намазда булыйк, Коръән Кәримне укыйк. Бәндәчелек белән кылган гөнаһларыбызга тәүбә кылыйк. Бәраәт кичәсендә адәмнәрнең бер еллык бәраәтләре язылыр, вә фәрештәләргә тапшырылыр. Уразада булып, җан-тәннәребез белән Раббыбызга зикер кылыйк.

Хәмит хәзрәт Идрисов.
Үзәк мәчетнең имам-хатыйбы.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев