Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балыкбистәлеләр Раштуаны бәйрәм итә 

Бүген – 7 гыйнварда христиан динен тотучылар Раштуа бәйрәмен – Гайсә пәйгамбәр туу көнен билгеләп итә.

Бу көнне иң тәмле сыйларны әзерлиләр, бер табын артына җыелалар, кунаклар килә, котлаулар яңгырый, бүләкләр тапшырыла. Раштуага кадәр бер ай дәвамында христианнар ураза тота. Ит, сөт, йомырка ашау тыела, бары тик үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән тукланалар. Су, чәйне теләгәнчә эчәргә мөмкин. 6 гыйнвар төнендә ураза тәмамлана. Бу көн Раштуаны каршылауга әзерләнү белән үтә. Мунча ягыла, өй җыештырыла, матур, чиста киемнәр киелә. 
Раштуаның үз йолалары һәм үзенчәлекләре бар. Болар хакында тулырак белим дисәң, бүген кичке 18.00 сәгатьтә район үзәк Чыршысы янында керәшен халык фольклор ансамбльләренең чыгышы көтелә. Бәйрәмгә рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса