Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсеннән бер төркем хатын кыз Яңа Арыш авылына сәяхәт кылган

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы буенча мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова, Балык Бистәсе туризм бүлеге белгече  Эльмира Сибгатова бер төркем хатын-кызлар белән Яңа Арыш авылына сәяхәт оештырды. Алар мәдәният йортына, авыл мәчетенә, авыл китапханәсенә, "Вәсига" чишмәсенә сәяхәт кылдылар.

Мәчеттә аларны имам-хатыйб Фәрит Хөснетдинов, Зәмзәмия Хөснетдинова, Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин, авылның өлкән абыстае Гөлсинә Хәйретдинова каршылады. Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин кунакларны авыл, мәчет тарихы, бүгенге көндәге эшчәнлекләре белән таныштырды.Тарихи мәгълүматларны Россия дәүләтенең борынгы актлар архивыннан алынуын белдерде. Мәгълүматларны якташ галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гарифның тарихи язмаларына нигезләнүен, авыл тарихына багышланган китап әзерләү буенча эш алып баруы хакында да җиткерде ул. Сүзен йомгаклап, “Бабаларыбыз иң кыен, иң авыр вакытларда да, гомерләренә куркыныч янаган чорларда да Аллаһ кушканнарны үтәп яшәгәннәр. Иманлы, динле булып яшәсәк иде. Барчабызга да исәнлек-саулык, имин тормышлар телим”,- диде ул.
Авылыбызның өлкән абыстае, мөгаллимә Гөлсинә Хәйретдинова да сүзне дәвам итеп, әтисе Ибраһим абый, бабасы турында да истәлек-хатирәләрен сөйләп узды. Кунакларны Яңа Арыш мәдәният йортында да көтеп алдылар. Гөлүзә Ситдыйкова Яңа Арыш биләмәләрендә төзекләндерелгән "Вәсига", "Фатыйма", "Гатиятулла" чишмәләренең килеп чыгышы, тарихы, авылыбызның күренекле шәхесләре турында сөйләде. Шулай ук, кунаклар авыл китапханәсендә дә булдылар. Китапханәче Рәзилә Мөхәммәтрәхимова китапханә эшчәнлеге, күргәзмәләр белән якыннан таныштырды.
Кунаклар арасында авылда туып бүгенге көндә район үзәгендә яшәүче якташыбыз Кәдрия ханым Ильясова, Иделия Мәхмүтова авылдашларга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр, ихлас теләкләрен җиткерде. Соңыннан алар авылыбызның иң матур чишмәләреннән берсе "Вәсига" чишмәсенә юл алдылар. 
- Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янында туктап, бит-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була,-диде Рәзилә Мөхәммәтрәхимова. Әлеге матур очрашу күңелләрдә матур истәлек, хатирәләр калдырды. 

Зилә Рәхим.
Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса