Балык Бистәсенең бер авылында җеназа намазында, мәет җирләгәндә хәзрәт: “Бу кешенең бурычлары юк идеме?” – дип тәки сорамады
Җеназада “Бу кешенең бурычлары юк идеме?” дип сорау мәҗбүриме?
Иптәшләр, мине тыңлагыз әле. Рыбныйның бер авылында җеназа намазында, мәет җирләгәндә хәзрәт: “Бу кешенең бурычлары юк идеме?” – дип тәки сорамады. “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать итмичә чыдый алмыйм, ул нәрсә дияр?
"Матбугат.ру"га ул менә ничек аңлатты: – Нурулла хәзрәт, бу хәлгә син кул куясыңмы? Мәетне җирләгәндә: “Әйбәт кеше идеме, бурычлары юк идеме?” – дип соралырга тиешме?
– Юк. Мәҗбүри түгел ул. Сорамый икән бер зыяны да юк. Бу үзенә күрә бер гореф-гадәт.
– Күп җирләрдә бит сорыйлар?
– Бурыч белән үләргә ярамый. Шуңа күрә: “Бу кешенең бурычлары юк идеме?” – дип сорыйлар.
– Бурычлары булган, ә бу кеше матур гына йөргән җирдән үлеп китсә?
– Шуңа күрә дә сорыйлар бит инде. Җеназада кешенең танышлары катнаша. Гадәттә кешенең таныш кешегә бурычлары була, таныш булмаган кешегә булмый. Шундагы кеше әйтә: “ бу кешенең миңа фәлән хәтле бурычы бар иде”, – дип.
Ул бурычны аннан соң кайтаралар. Кайбер илләрдә бурычы түләнмичә кешене күммиләр. Бурычы белән азапланып ятмасын дип. Җеназа намазы укылган урында ук туганы ул бурычны кайтарырга тиеш. Миңа бурычы бар, дигән кеше, җеназа намазында катнашмый икән, соңыннан килә.
“Бурычлары булган кеше җеназадан соң минем янга килсен”, – дип улы әйтергә мөмкин.
– Җеназада кеше: “Миңа бурычы бар иде”, – дип кычкырып әйтергә тиешме?
– Әйе.
– Туганнары аңа: “Син алдыйсың. Аның сиңа бурычы юк”, – дисә, шундый хәл булырга мөмкинме?
– Мөмкин. Шуңа күрә берәр кешегә акча биргәндә расписка язарга кирәк яки ике шаһит булырга тиеш.
– Күп очракта бит алай эшләмиләр.
– Эшләргә кирәк.
– Кеше, бурычы бар иде, дип әйтмәсә, Аллаһ хөкеменә калдырса?
– Гафу иткән була.
– Кабердә җәза булмыймы?
– Юк.
– Бурычлы килеш кабергә кереп ятсаң ни була?
– Кемгә акча тиешсең, шуның гөнаһларын үзеңә аласың.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26995
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа