Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсе Үзәк мәчетендә ураза тотучылар өчен авыз ачу мәҗлесе оештырылды

Мөбәрәк Рамазан ае башланды.Күпләребез, мөселманнар өчен АллаҺы Тәгалә тарафыннан фарыз ителгән гамәл -  ураза тота башладылар.

Гомер-гомердән ифтар мәҗлесләре (авыз ачтыру) үткәрү изге гамәлләрдән саналган.

Уразаның беренче көнендә район Үзәк мәчетендә  Балык Бистәсенең  мәчет имам хатыйблары    тарафыннан ифтар  оештырылды.

Мәчеткә күрше-тирә авыл дин әһелләре да килгән иде. Беренче катта авыз ачу өчен сулар һәм җимешләрдән торган өстәл әзерләнгән. Һәрбер кеше авыз ачкач күмәк рәвештә ахшам намазы укылды.

Намаздан соң ураза тотучылар һәм башка кунаклар икенче катта әзерләнгән табын артына җыелдылар. Мәҗлесне Хәмит хәзрәт башлап җибәреп сүзне өлкән имам хатыйбларның берсе – Фәйзрахман хәзрәт Сөләймановка бирде. Ул кыска гына вәгазь сөйләп дога кылды. Аннан табында утыручылар мулдан әзерләнгән  сый нигъмәтләр белән тукландылар.

Ифтар мәҗлесен дога укып бу чараны оештыручыларга, әзерләүчеләргә матур теләкләрен җиткереп Балык Бистәсе районы мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов тәмамлады.

Кылган изге гамәлләребез кабул булсын,- дигән теләктә калды барлык кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса