Балык Бистәсе үзәк мәчете үзгәрешләр юлында
Соңгы елда районыбыз Үзәк мәчете зур үзгәрешләр кичерә.
Соңгы елда районыбыз Үзәк мәчете зур үзгәрешләр кичерә.
Алдагы елларда аны тышкы яктан төзекләндерү эшләре башкарылса, инде чират эчке өлешенә дә җиткән.Биредә диварларга тулысынча косметик төзекләндерү эшләре үткәрелгән, яңа яктырткычлар куелган, көнне һәм намаз вакытларын күрсәтеп торучы мәгълүмати сәгать эленгән, белем алу, гигиена бүлмәләре уңайлы итеп эшләнгән. Бер урында Коръән Кәримнең узган гасырда чыккан басмалары, үз чорларында төрле җирләрдә имамлык вазыйфалары башкаручыларның шәхси әйберләре һәм башка әсбаплар урын алган.
- Шунысы куанычлы, 527 мең сумга төшкән төзекләндерү эшләре иганәчеләр биргән чыганаклар хисабына башкарылды. Барлыгы мәчеткә 405 мең сум сәдака җыелды, - дип белдерде мәчет имам-хатыйбы Хәмит Идрисов күптән түгел узган исәп-хисап җыелышында.
Ә аның үзенә исә Балык Бистәсе поселогы гражданнар җыенында район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Нияз Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа