Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсе районында 152 тонна гошер сәдакасы җыелды

 Аллаһка мең шөкербез, быел көз айлары матур килде, басу-кырлардагы игеннәр дә, бакчаларыбыздагы уңышлар да вакытында, түкми-чәчми җыеп алынды.

 Муллыкка, байлыкка зарланыр урын юк – тәгәрәп үскән кабаклар, йомры-йомры бәрәңгеләр янәшәсендә кәбестә, суганнар, кишер, чөгендерләр дә күп булды.

Көз айларында мөселманнарга гошер сәдәкасы тапшыру бурычы йөкләтелә. Гошер - ул җирдән җыеп алынган уңышның (бәрәңге, суган, кишер, бал, чөгендер һәм башкаларның) зәкяте. Ә зәкят бирү исә  Ислам диненең өченче баганасы. Аллаһы Тәгалә тәннәребезне пакьләү өчен ураза гыйбадәтен булдырса, малларыбызны пакъләү өчен безгә зәкят бирүне фарыз итте.

Районыбыз мөхтәсибәте әлеге игелекле эштә ел саен үзенең матур үрнәген күрсәтеп килә. Узган елларда район республика буенча гошер җыюда икенче урынны алса, быел иң югары баскычка күтәрелеп (152 тонна) беренчелеккә ия булды.

-Әлеге җыелган яшелчә, азык-төлек хәйрия оешмаларына (Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм “Ярдәм“ милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге), социаль учреждениеләргә (районнардагы картлар йортлары, балалар йортлары), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, Коръән хафизлар әзерләү үзәге, һ.б.), шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә җибәрелде, - ди район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов.

Ул шулай ук районыбыз мәчетләрендәге имамнарга, гошер җыюда актив катнашкан авыл халкына ихлас рәхмәтен белдерде, тапшырган сәдакаларыгыз бәрәкәтендә Аллаһы Тәгалә көтмәгән җирләрдән малларыгызны арттырсын, гаиләләрегезгә иминлек, балаларыгызга югары әхлак насыйп итсен, дигән теләкләрен җиткерде. 

Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса