Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсе районы мухтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов: " Рамазан – изгелек кылу ае"

Әссәләмүгәләйкүм уә рахмәтуллаһи уә бәрәкәтүһү!

Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем! Балык-бистәсе районы мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән
барыгызны да изге Рамазан ае килеп җитү белән котлыйм!Бу елның да уразаларын каршы алырга мөмкинчелек биргән Аллаһы Тәгаләбезгә чиксез шөкранәләребез һәм мактауларыбыз булса иде!

Рамазан – изгелек кылу ае. Бу айда кылынган яхшылык өчен башка айларга караганда саваплар күбрәк языла. Аллаһ Тәгалә бер кодси хәдисендә әйтә: “Ураза – бары тик минем өчен. Аның савабын Үзем генә бирермен...” – дип уразаның никадәр кадерле гыйбадәт булуын күрсәтә.
Сөекле Пәйгамбәребез (аңа Алланың салаваты һәм сәләме булсын) үзенең хәдис шәрифендә: “Адәм баласының һәр эшләгән яхшылыкның савабы арта. Һәр изге гамәл өчен уннан алып җиде йөзгә кадәр савап языла”, - дип сөенечле хәбәр җиткергән.
Шул мөкаддәс сүзләрне истә тотып, изге рамазан аенда мохтаҗ, фәкыйрь, мескен-ярлыларның хәлен кайгырту тиешле.


Районыбызда 46 мәчет гамәлдә.Короновирус чире таралмау чараларын күрү сәбәпле быелгы рамазан ае үзгә булачак.Имам яисә мөәзин генә мәчеткә барып намаз вакыты җиткәнен белгертү өчен азан әйтәчәк. Күпчелек имам һәм мөәзиннәребез 60 яшьтән өлкән.

Аларга мәчеткә бару мәҗбүри куелмаган.Шуңа күрә азан яңгырамаса тәнкыйтләмик!Җәмәгать һәм тәравих намазлары укылмый,ифтар мәҗлесләре уздырылмый.
Хөрмәтле мөселманнар!
Рамазан айларыбыз котлы булсын!

Тоткан уразаларыгыз, кылган изгелекләрегез, барча дога-теләкләрегез кабул булсын! Изге морад-максатларыгызга ирешергә, бу уразадан алып киләсе рамазанга хәтле исән-имин булып яшәргә Аллаһ Тәгалә насыйп итсен!

Илебездә тынычлык, мөселман өммәтендә бердәмлек булсын!

Җир шарына килгән чирдән ураза аенда кылган догаларыбыз хакы хөрмәтенә арынырга язсын! Әмин!
 

Балык бистәсе районы мухтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов.

 

Автор Фарваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса