Балык Бистәсе районы Балтач авылы мәчетендә эчке төзекләндерү эшләрен башкару да озак көттермәде
Хәтерләсәгез, Балтач авылы мәчет бинасының тышкы ягын төзекләндерүче асыл егетләр турында күптән түгел язып киткән идек.
Йөз матурлату, бизәнү кешене гүзәл иткән кебек, мәчетебез тагын да ямьләнеп китте. Йөз матурлыгы гына түгел, эчке матурлык та кирәк бит әле...
Килешәсездер, мәчетнең эчке матурлыгы ул: кешеләрнең ихласлыгы, моңлы Коръән сурәләре, эчтәлекле вәгазьләр, җылылык...
Аллаһ йорты нәкъ менә шундый булганда гына, кешеләр ашыга-ашыга киләчәк, күңелләрен сафландырып кайтып китәчәк.
Төрле илләрдә йөргәндә алтын йөгертелгән гөмбәзләргә, зур-зур скульптураларга, стена-түшәмдәге рәсемнәргә карап гаҗәпләнәсең дә, ни хикмәттер, үз авылыңдагы кечкенә, якты мәчетеңне сагынып куясың.
Әлеге гади авыл мәчете әллә нинди күркәм, затлы биналарга караганда да күңелгә рәхәтлек өсти, җанны тынычландыра.
Без дә, Балтач авылы мәчетенә кергәндә, төрле уй-хисләр кичерәбез. Беренчедән, Аллаһ каршына киләбез, икенчедән, йөз еллык тарих белән очрашабыз, өченчедән, мәктәп елларына кайтабыз.
Соңгысын да онытып булмый: бу бинада балачакның иң рәхәт вакытлары үткән: дәрес тыңлаган, биегән-җырлаган, тәнәфестә малайлар тәпәләшкәнне күзәткән, куышлы уйнаган...
Инде әлеге бинаның төзек хәлдә саклануы, яңартылуы, мәктәп, мәчет буларак халыкка хезмәт итүе өчен имамнарга, мәктәп җитәкчелегенә һәм изге күңелле күп кенә кешеләргә рәхмәт әйтергә дә кирәктер. Гариф абый Шәйдуллин, Гали абый Шәрифуллин, Габделхәй абый Мөбәрәков кебек мәктәп директорлары, Габделхәй абый Сөниев, Фирдинанд хәзрәт Хәкимов кебек имамнар....Әлеге кешеләр директор булган, имамлык иткән чорда бина һәрдаим төзекләндерелеп, яңартылып торды.
Бүгенге көндә дә мәчеттә яңа гына ремонт эшләре төгәлләнде: мәчетнең алдагы бүлмәсе тулысынча штукатуркаланды, тигезләнде, җылылык торбалары алышынды.
Билгеле инде, бу эшләрнең барысы да изге күңелле авыл халкы, якташларыбыз хисабына эшләнде. Ил төкерсә, күл була дигәндәй, аз-аздан да җыела икән.
Ремонт тәмамлануга, авылның уңган-булган апа-кызлары, ир-егетләре мәчетне юып та чыгардылар. Инде куанып чиста, матур бүлмәләргә гыйбадәт кылырга килергә дә була...
Киләсең дә, намаздан соң «И, шөкер, бу эшкә мин дә үз өлешемне керттем бит әле»...дип, эчтән генә сөенеп утырасың.
Кемнең күпме бирүе, гомумән, безне кызыксындырырга тиеш түгел. «Бу ник күбрәк бирмәгән, акчасы күп бит, теге бигрәк әз биргән» дип уйларга да, гаеп итәргә дә кирәк түгел, җәмәгать. Сер түгел, кайчак сүз шул тарафларга да кереп китә, арта, куера. Һәр кешенең үз нияте, үз мөмкинлекләре.
Инде кайберәүләр «И, мин белми калганмын, мин дә кушылган булыр идем» дип уфтанса, андыйларга да менә дигән мөмкинлекләр чыгып тора. Мәчетнең икенче бүлмәсе дә, зират коймалары да андый изге күңелле кешеләрнең килеп чыгуын зарыгып көтә әле...
Мәчетнең эче-тышы матур булган кебек, безнең дә йөзләребез нурлы, күңелләребез чиста, саф булсын иде...
Назирә Гыйззәтуллина,
Казан шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа