Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсе район башлыгы руханилар белән очрашты

Шушы көннәрдә район башлыгы Илдар Таҗетдинов православие дине вәкилләре белән очрашты.

 Очрашу вакытында Анатыш авылы гыйбадатханәсе башлыгы, атакай Александр, Масловка авылыннан протоиерей Сергий, Керәшен Казысы авылыннан рухани Геннадий Сизов , район рус җәмгыяте рәисе Владимир Банницын, Балык Бистәсе гыйбадәтханәсе старостасы Татьяна Караганова  үсеп килүче яшь буынны рухи яктан тәрбияләүдә программа әзерләү, районда зурлап Раштуа чыршы бәйрәмен уздыру, үткәрелә торган чаралар вакытында килгән кешеләрне торак белән тәэмин итү,  мохтаҗлар өчен кирәк-яраклар җыю пункты ачу кебек  мәсьәләләрне күтәрделәр.
Район башлыгы аларны игътибар белән тыңлап, күтәрелгән мәсьәләләр буенча чаралар күреләчәген белдерде. Очрашу җылы, дустанә шартларда узды.

Таңсылу МИНҺАҖЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса