Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсе мөхтәсибәте, Мөслимәләр берлеге белән берлектә районыбызда “7 тукталыш” дигән сәяхәт оештырды

 Балык Бистәсе мөхтәсибәте, Мөслимәләр берлеге белән берлектә районыбызда “7 тукталыш” дигән сәяхәт оештырды. Аның максаты районыбызның дини, тарихи урыннары белән танышу, анда үзеннән өлеш керткән шәхесләребез белән танышу иде. Шуның нигезендә узган елны районыбызның байтак кына авыл мәчетләренә сәяхәт кылынды. Анда безне имам-хатыйблар каршылады, мәчетләрнең тарихы, бүгенге көндәге эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

 16 декабрьдә Саба районына сәфәр кылуыбыз да күңелләрдә матур истәлек, хатирәләр калдырды. Без анда Сабаның Үзәк мәчетендә, Сатыш авылы музей-мәдрәсәсендә һәм туристик урыннарда булып үзебез өчен күп файдалы мәгълүматлар туплап кайттык. Сатыш авылы мәдрәсәсендә безнең якташыбыз Миргазиз Укмаси да белем алган. Ул йөргән эзләрдән үтү, тарихыбызны барлау җанда горурлык хисләре уятты.

 

         “Тәрбияле бала”

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү һәр ата-ананың изге бурычы. Әхлаклылык сыйфатлары да бала күңеленә яшьтән салынырга тиеш. Әнә шуларны күңелләрдә яңарту нисбәтеннән Үзәк мәчеткә йөрүче балалар һәм әниләр катнашында  “Тәрбияле бала” исемле очрашу булып узды. Анда мөгаллимә Рауза Бәдретдинова әхлакый кыйммәтләр, тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, үзен башкалар янында ничек тота алуы турында сөйләде. Балалар исә риваятьләр, хикәяләр, хәдисләр укыдылар. Чарада “Ягымлы сүзләр”, “Милли ризыклар” турында сөйләшү  уен формасында үтте. Ильмира Сибгатованың хәләл ризыклар хакында сөйләве дә кирәкле мәгълүмат булып хәтергә урнашты.

 

   Очрашу җанлы узды

Олы Елга авылы мәчетендә районыбызда дини белем бирүче мөгаллим, мөгаллимәләр белән очрашу да җанлы узды. Анда Татарстан Республикасы Диния нәзарәтеннән мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Кәрибуллин, Россия Ислам университетының методик-укыту бүлеге җитәкчесе, якташыбыз Нәзирә Гыйззәтуллина да катнашты. Айдар хәзрәт үз чыгышында укыту әсбапларына кытлык кичерелмәве, динебезне, туган телебезне саклау буенча авылларда зур эшләр башкарылуын әйтеп узды, ислам традицияләренә тукталды.

Нәзирә ханым исә чыгышын мактау сүзләреннән башлады. Балык Бистәсенең ихтирамга лаеклы аксакалы Сәүдахан хәзрәт белән мөхтәсиб Рамазан Хисаметдиновның бергә киңәшләшеп эшләвен үрнәк итеп куйды. Дәүләт тарафыннан динебез өчен чикләр булмавын, бүгенге көндә дини белем алу өчен мөмкинлекләрнең күп булуын бәян итте.

Очрашуда Олы Елга авылы мөгаллимәсе Разыя Шакирҗанова тырыш хезмәтләре өчен Балык Бистәсе мөхтәсибәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Һәм барлык мөгаллимәләргә шәһадәтнамәләр тапшырылды.

Ахырда мөхтәсиб Рамазан хәзрәт очрашуда катнашучыларга, мөгаллим-мөгаллимәләргә ихлас рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә эшләренең дәвамлы булуын теләде.

 

Иделия Мәннанова,

Балык Бистәсе Мөслимәләр берлеге җитәкчесе.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса