Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсе христианнары ышаныч һәм өмет белән Качману бәйрәме үткәрделәр

19 гыйнварда православие динендәгеләр иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе - Качмануны (Крещение Господне) билгеләп үттеләр. Бу көнне изге су алу һәм, бәкедә коенып, гөнаһларны юу кабул ителгән.

Балык бистәсе храмнарында да бәйрәм гыйбадәтләре булып узды.Руханилар суны изгеләндерү йоласын башкардылар. Казанская икона Божией Матери храмына да иртәдән агылды халык. Алар бер-берсен бу изге бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек теләделәр. Чиркәү каршына чишмә суы тутырылган сыешлык куелган. Аны кайтаруны эшмәкәр Евгений Лылов оештырган. Суны урамда да, храм эчендә дә алырга мөмкин иде. Крещение суы дәвалау үзлегенә ия дип санала. Бу көнне алып кайтылган су берничә ел бозылмыйча саклана.

Район үзәгендә ел саен Юрий Караганов җитәкчелегендәге “Круг” җәмгыяте хезмәтчәннәре су коену өчен бәке тишәләр, чишенү-киенү өчен палатка куялар. Теләге булган балыкбистәлелә кичкә кадәр су кереп дини йолаларын үтәделәр. Биредә шулай ук махсус службаларның дежурлыгы да оештырылган иде.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

Фото Таңсылу Минһаҗева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса