Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсе “Бөкәш нуры” мәчетендә районыбызда дин сабагы укытучы мөгаллимәләребез үзләре дә укыды

Мәчетләребездә дин сабагын алырга теләүчеләр елдан-ел арта. Уку елы башлануга яңа группалар туплана, элекке шәкертләр исә Коръән уку югарылыгына күтәреләләр. Әлбәттә, бу мөгаллимәләребезнең сабырлыгы, таләпчәнлеге, сыйфатлы укыту методикасының нәтиҗәсе. Шул ук вакытта алар үзләре дә белемнәрен арттыру өстендә даими эшләп киләләр. Шушы көннәрдә “Бөкәш нуры” мәчетенә Мамадыш шәһәре мәдрәсәсеннән ректор Габдрахман Хәбибуллин, мөгаллимнәр Илшат Исмәгыйлов, Әлфия Вәгыйзоваларның килеп өстәмә дәресләр бирүе дә шул максаттан иде.

Мөселман кешесенә Раббыбыз гомер буе дини гыйлемен арттырып торырга, шул ук вакытта булган белемен башкаларга да өйрәтүне йөкли. Дөньяви яки дини гыйлемнең икесен дә тигез күреп өйрәнү мәслихәт. Мөгаллимә-остазларның бу очракта нинди зур эш башкаруларын аңлавы кыен түгел. Адәм баласы белемне никадәр күбрәк өйрәнсә, тирәнрәк белсә, ул Аллаһ Тәгаләгә шуның хәтле якынрак була. 
“Бөкәш нуры” мәчетенә районыбыз авылларыннан килгән 30 га якын мөгаллимә ул көнне бик теләп үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, бирелгән белемнәрне төгәл үтәделәр. Кунаклар дәресләрне телдән  һәм тест рәвешендә тирәнтен аңлаттылар. Иң күп балл җыючыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Габдрахман хәзрәт фикх, гакыйдәдән дәресләрне шәригать кануннарына нигезләсә, Илшат хәзрәт Коръән тәфсирен, балаларны укытуда тәҗвид кагыйдәләре буенча дәрес аңлатмасын күрсәтте, Әлфия мөгаллимә исә балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүне мәкаль, гыйбрәтле хикәятләре белән бергә үреп барды. 
Әлеге очрашу һәркем өчен дә файдалы узды. Өйлә намазыннан соң мул итеп әзерләнгән аш-су табыны артында фикерләшүләр, әңгәмәләр дә җанлы барды. Мамадышлыларның районыбызга килеп гыйлем-тәҗрибә уртаклашуларына мөгаллимәләребез рәхмәттә калды. Районыбыз мөхтәсибе Рамазан Хисаметдинов әлеге очрашуларның дәвамлы булырына ышаныч белдереп: “Киләчәктә дә бердәм хезмәттәшлектә булыйк.Балаларга кечкенәдән үк изгелек, мәрхәмәтлелекне күңеленә сеңдерик. Аллаһы Тәгалә алган гыйлемнәребез белән хәерле хезмәтләр күрсәтергә насыйп әйләсен!”, -диде.
Хәзрәт шулай ук “Бөкәш нуры” мәчете мөгаллимәсе Рәмзия Нуретдиновага районыбыз җирлегендә ислам динен таратуга керткән өлеше, дин юлында армый-талмый хезмәт күрсәткәне өчен  Балык Бистәсе мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген тапшырды. Ирексездән, мәгърифәтче Риза Фәхреддиннең язып калдырган сүзләре хәтергә килде: «Гыйлем юлы - бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да очы бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр».
 Рәхмәт сезгә, остаз-мөгаллимәләр! Ихласлыкта кылган изге гамәлләрегез үзегезгә дә бәхет-сөенеч китерсен!

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса