«Урынсызга ант иткәннең 60 тамыры корыр",- ди халык.
Шулай булса да, "Валлаһи", "Билләһи", "Ипи тотып ант итәм", "Коръән белән ант итәм", - дигән сүзләр көндәлек тормышта еш ишетелә. Үз сүзенең дөреслеген раслар өчен кеше шушындый олы нәрсәләр белән ант итә. Болай эшләргә ярыймы? Антны әйтергә була, аны төгәл үтәргә дә...
"Туры сүзгә ант кирәкми". Кемнәр ант итәргә ярата?
Психолог Гөлфия Мәснәвиева: "Әгәр кеше бик еш ант итә икән, бу аның үз-үзенә ышанмавы турында сөйли. Ул үз сүзенә әһәмият өстәр өчен, аны көчлерәк яңгыратыр өчен шулай итә. Ант итү бик көчле энергетик сәләткә ия. Ант иттем дә, бетте түгел бит әле. Үзеңә яки башкаларга биргән ант сине билгеле бер кысаларга кертә. Мисал өчен, хатын-кыз үзен, тормышын тулаем балаларына багышларга ант итте, ди. Балалары мөстәкыйль булгач та, ул алар тормышы белән яшәвен дәвам итә. Бу үзенә генә түгел, балаларына да тулы канлы тормыш белән, иркенләп яшәргә комачаулый. Еш кына бала, яшүсмер чакта уйламыйча биргән антлар нәтиҗәсендә, кеше гомер буена үз тормышын көйли алмый җәфалана".
Ант иткәндә бары Аллаһ исемен генә кулланырга ярый
Ант итү - җаваплы эш, моның белән мавыкмавың хәерле. Шулай да, искәрмә бар - нинди дә булса яхшылыкка өндәү, хөкем итү вакытында үзеңнең дөреслегеңне яки башкаларның хаклыгын, үзеңнең намусыңны аклар өчен ант итү дөрес. Бик кирәк вакытта гына, чиктән тыш мөһим булганда гына ант итү кирәк. Монда да антың хак булса гына.
Ялган ант динебездә хәрам (тыелган) гамәл. Кайбер зур галимнәребез ялган антны зур гөнаһлар исемлегенә кертә.
Аллаһ исеменнән яки Аның сыйфатларыннан кала башка исемнәр белән ант итәргә ярамый. Коръән белән, Тәүрат, Инҗил китаплары белән ант итәргә ярый (әгәр бу очракта аларны Аллаһның сүзләре дип санасаң - бу очракта изге китаплар - Аллаһ сүзләре булып бара). Ә менә Кәгъбатулла, Пәйгамбәр с.г.в. яки ипи, әти-әни белән ант итү катгый тыела. Пәйгамбәребез с.г.в.әйтте:
إن الله ينهاكم أن تحلفوا بآبائكم فمن كان حالفًا فليحلف بالله وإلا فليصمت
"Аллаһ Тәгалә сезгә әти-әниләрегез белән ант итүне тыйды. Кем ант итә, шул Аллаһ исемен генә куллансын яки эндәшмәсен" («Җәмигъ әл-әхәдис», 7352).
Әгәр кеше сөйләшкән чакта уйламыйча гына ант сүзләрен ялгышлык белән әйтә икән - бу ант булып саналмый. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:
لَا يُؤَاخِذُكُمُ اللَّهُ بِاللَّغْوِ فِي أَيْمَانِكُمْ
«Аллаһ уйламыйча әйтелгән ант өчен җавап сорамас» (Бәкара сүрәсе, 225 аять).
Шунысын да искәртик, әгәр кеше Аллаһ исеме белән ант итсә һәм "Аллаһ теләсә" (Ин шә Аллах) дип куйса, бу шулай ук ант булмый. Әйткәнен үтәмәсә, моның өчен җәза каралмаган.
Ә менә һәр уйлап әйтелгән һәм үтәлмәгән ант өчен без җавап тотабыз:
Моның өчен ялгышыңны аңлап, тәүбә итәргә һәм 1 колны азат итү бурычы куелган.
Алай эшли алмасаң, 10 ярлы адәмне ашатырга яки 10 мохтаҗны киендерергә кирәк.
Монысы да көчеңнән килми икән, 3 көн ураза тотарга тиеш буласың. (Мөхәммәт Әмин, islam.ru сайты)
фотоeminkhyur.ru
http://www.alki-rt.ru/tt/the-news-tat/item/14674-ipi-belәn-ant-itү-katgyiy-tyiela.html
Нет комментариев