Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсе районында мөгаллимнәр җыелышы үткәрелде

Балык Бистәсе районының Яна Арыш авылында мөгаллимнәр җыелышы булып узды. Әлеге чара "Иман нуры" мәчетендә үтте. Районның 46 мәчетеннән 36 мөгаллимә килгән иде. Җыелышта "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне устерү фонды"ның директоры Нурия Һашимова, район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, "Аксакаллар" шурасы рәисе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов, Яңа Арыш авылының имамы Фәрит...

Мөгаллимнәр җыелышы Сәүдәхан хәзрәтнең фатихасы белән башланды. Аннан сүз Рамазан хәзрәт Хисаметдиновка бирелде. Ул узенең чыгышында, динебездә белемнең фазыйләтләре, өстенлекләре турында Корьән һәм хәдисләрдән мисаллар китереп вәгазь сөйләде. Остазларны мөфтиятнең уку-укыту бүлеге тарафыннан хуп курелгән методлары белән таныштырды. Җыелышта мөгаллимнәр узләренең укыту алымнары хакында сөйләп, тәҗрибәләре белән бүлештеләр.

Рамазан хәзрәт очрашуны йомгаклап,киләчәктә шушындый чараларның дәвамлы булуын теләде. Шулай ук якын араларда Балык Бистәсе районы авылларының өлкән абыстайларын җыячагы турында да әйтеп узды.

Остазлар җыелышы авылның мәдәният йортында Фәрит хәзрәтнең җәмәгате Зәмзәмия апа әзерләгән мул табын артында мөнәҗәтләр әйтеп тәмамланды. Мөгаллимнәргә Мөфтият тарафыннан бүләк ителгән "Ислам дине нигезләре" дәреслекләре өләшенде.

Динара Хисаметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев