Балык Бистәсе районы Бикчурай авылында вәгазь кичәсе
21 апрель көнне, җомга кичендә Балык Бистәсе районының Бикчурай авылы мәчетендә вәгазь кичәсе булып узды. Авыл тарихында беренче мәртәбә, 2016 елның көзендә, мәчет каршында уку-укыту курслары ачылды. Бу җаваплы эшне Гөлсинә Нургали кызы башлап җибәреп, үзе анда белем дә биргән. Аның әтисе Нургали исемен йөртүче мәчеттә , уку курсларын быел...
Мәҗлескә авылның барлык хатын-кызлары чакырылган иде. Кичәне район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов ачып җибәрде. Ул изге китабыбыз Коръән, аның әһәмияте, тормышыбызда тоткан роле хакында вәгазь сөйләде. Тәберде-Чаллы имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Сафин аерым бер зикерләрнең әҗер-савапларын әйтеп узды.Һәрбер шәкерткә, мәчетне салдырып, карап торучы Нургали абыйның оныклары тарафыннан бүләккә Коръән таратылды. Мәҗлес барышында һәркем Гөлсинә Нургали кызына рәхмәтләрен җиткерделәр. Мәчет имамы Бабаҗан хәзрәт: "Изге йортыбыз күркәм, якты. Ишеге һәркемгә ачык. Киләсе уку елында шәкертләребезнең саны тагын да артсын иде!" -дигән теләкләрен әйтте. Ә Гөлсинә апа шушындый вәгазь кичәләренең дәвамлы булуын теләде.
Динара Хисаметдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев