Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күки мәчетенә -30 ел

    Гыйнвар аенда Күки   халкы авылда мәчет төзелүгә – 30 ел тулуны   билгеләп үтте. Авылга читтә яшәүче якташлар, якын-тирә авыллардагы имамнар, намаз картлары җыелды.

    Мәчетнең төзелү  тарихын, аны ачуда тырышып йөргән, булышлык күрсәткән кешеләрне искә алдылар, авылның узганын барладылар.

    Моннан утыз ел элек булган көннәрне мин дә яхшы хәтерлим әле. Район газетасында эшләгән чагым иде. Авылларда фермерлык хуҗалыклары оешып кына килә. Икътисадта түгел, илдә тотрыклылык юк вакытлар. Күки халкы   клубта авыл Советына депутатлыкка сайларга яңа кандидатлар тәкъдим итә һәм шунда ук аларга биреләчәк йөкләмәләрне дә тәгаенли. Кайсының кое, кайсының чишмә, кайсыларының урамнар төзекләндерүне йөкләмә итәсе килә. Шунда әти-әнисенең хәлен белергә дип Казаннан авылга кайткан Харис Мусин сүз ала:

    –Шәһәргә китсәм дә мин шушы авыл баласы. Авылның киләчәге өчен мин дә борчылам. Сез күрсәткән йөкләмәләр арасында авылның киләчәк язмышын кайгырткан  бер генә тәкъдим дә юк. Депутатлыкка күрсәткән кандидатуралар арасында да авыл Советын җитәкләрлек бер генә кеше бар. Ул – Мәүлә Исхаков. Мин аңа авылда мәчет төзү йөкләмәсен бирергә тәкъдим итәм, – ди.

    Халык шунда ук: “Мәчет салырга урын юк”, –  дип шаулаша башлый.

    –Урын бар, клуб каршында гына, – ди Харис Мусин, үз сүзендә нык торып. –Укытучы Рафаил абыйлар бәрәңге утырта торган участок бик әйбәт булачак. Әгәр дә аннан барып сорасагыз, ул каршы килмәс.

    Икенче көнне үк аның белән сөйләшәләр. Ул  бернинди каршылыксыз ризалаша. Шул көннән башлап Күки авылы халкы яңа мәчет салдыру уе белән   яши башлый.

    Мәүлә Миннуллович та авыл Советына рәис итеп сайлана. Яңа мәчет бинасы төзү   кичектергесез бурыч итеп йөкләнә. Мәүлә Миннуллович  байтак кына уйланып йөргәннән соң, үзенә бу катлаулы эшне йөкләгән Харис Мусинның әнисе, үзенең укытучысы Миңлебикә Мусина янына килә. “Апа, эшне нәрсәдән башларга икән?” – ди ул. 

    Гомер буе  балаларга белем биргән, лаеклы ялга чыккач авыл халкына дин гыйлемен өйрәтүче фидакарь йөрәкле Миңлебикә апа  аны башта тыныч кына тыңлап тора. Әмма нинди дә булса киңәш бирергә ашыкмый. “Гайнетдин абыең нәрсә әйтер икән?” –дигән сыман, иреннән узып сүз башларга күнекмәгән акыллы хатын, иренең сүз башлавын  көтә. Әңгәмәгә кушылмыйча гына аларны тыңлап утырган, Бөек Ватан сугышы инвалиды, озак еллар “Татарстан” колхозының балта осталары бригадасын җитәкләгән  Гайнетдин Мусин үзе дә бу хакта күптән уйланып йөри.

    –Малайларга – Әхкам белән Хариска  әйтергә кирәк. Берәр җаен табарлар. Авыл халкын гына түгел, читтә яшәүче авылдашларны да чакырырбыз.  Изге эшкә ярдәм итәрләр. “Ил төкерсә, күл була”,–дип юкка гына әйтмиләр. Бер ягын агачтан, төп нигезне кирпечтән эшләтсәк әйбәт булыр. Өмә белән эшләсәк җиңелрәккә килер, –ди ул.

    Шулай эшлиләр дә. Беренче булып шәһәр яны урман хуҗалыгы директоры булып эшләүче Харис Мусин мәчет салырга агач материалы сорап, ул вакыттагы Татарстан урман хуҗалыгы министры Әбүзәр Гаяновка мөрәҗәгать итә. Агач материалларын рәсмиләштергәч, 15 куб. метр күләмендә нарат бүрәнәләрне әзерләп Күки авылына озаталар.

    Төзү эшенә оста, агач кайтканны көтеп кенә торган Күки   ир-атлары бердәм төстә бура бурарга керешәләр. Аларны оештыруда һәм башка төзелеш материалларын табуда крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Тәлгать Гыймаев белән артель җитәкчесе Равил Рәхмәтуллин зур тырышлык куялар. Төп нигезгә дигән силикат кирпечләрне Казаннан Әхкам Мусин кайтарта.

    Авылдашлар арасыннан мәчет төзелешенә Манcур Хәсәнов, Камил Нуретдинов кебек булышучылар бик күп булды ул вакытта. Миңа үпкәләмәсләр дип уйлыйм, чөнки барысының да исемнәрен атап китү мөмкин   түгел. Төзелеш эшеннән бер генә кеше дә читтә калмый. Шуңа күрә мәчетне тиз генә файдалануга тапшыралар да. 20 нче декабрь көнне манара утыртылып беренче намаз укыла.

    Ул көннәрдә Күки авылы халкының ничек сөенгәнен күрсәгез иде?!  Ничә еллардан соң авылга иман кайта, моңлы азан тавышы яңгырый. Күки авылында 30 ел буена  азан тавышның бер генә көн дә тынганы юк. Халыкны иманга, әхлакка чакырып, халыкны динебез исламга якынайтып яңгырый ул. Шул вакыттан бирле авыл ир-атлары җомга намазына мәчеткә йөриләр, мәчеттә балаларга, өлкәннәргә дә дин гыйлеме укытыла. Авылның мөгаллим-мөгаллимәләре гарәп графикасында укырга-язарга, намаз уку тәртипләренә өйрәтәләр.

    Гает вакытларында мәчет тагын да җанланып китә. Чөнки читтә яшәүче якташлар да гает намазына авыл мәчетенә кайталар. Мәчет төзелүгә – 30 ел тулу бәйрәменә дә Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә һәм Татарстанның башка районнарында яшәүче авылдашлары  җыелган.

    Юбилей бәйрәме хәл-әхвәл сорашу, күрешү белән башланып китте. Аннары җәмәгать белән  намаз укыдылар.  Авыл картлары да, хатын-кызлар да шактый  күп җыелганнар. Чыгыш ясаучылар да байтак  булды.

    Күки егете Равил Яруллин Яр Чаллы шәһәреннән кайткан. Шәһәр мәчетләренең берсендә  мулла вазифасын  башкара икән. Аның вәгазе беркемне дә битараф калдырмады.  Диндәшләрен бүгенге олы бәйрәм белән тәбрикләде, Ислам динендәге кайбер кануннар турында сөйләде ул.

    –Иманлы, итәгатьле булыйк, балаларыбызны да тәүфыйклы итеп тәрбия кылыйк, намазга өйрәтик! – диде.

    Аннан соң авыл хуҗалыгы университеты мөгаллиме, профессор, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Харис Мусин сүз алды.

    –Дин - ул шушы авылның, төбәкнең тотнагы. Аны борынгы бабайлар - Госман, Минехан абыйлар ничек тоткан, шул  тәртиптә барырга тиешбез. Дин безне берләштерә. Әллә кайларда укып кайтып, динебезгә яңа кануннар кертергә тырышмасыннар иде. Аллаһы Тәгалә бар, ул – бер. Без аның барлыгына ышанабыз. Барлыгын тоеп, тормыш итәргә  мөмкинлек биргәнен аңлап, аның ярдәме белән яшибез.   Миңа да быел 70 яшь тула. Әле эшләп йөрим. Мин моны Аллаһның рәхмәте, үземә биргән мөмкинлеге дип кабул итәм, – диде ул.

    Бәйрәмдә катнашучылар күңелләрендә йөрткән уй-фикерләре, теләкләре белән уртаклаштылар. Якын-тирә авыллардан килгән мәчет әһелләре дә юбилей белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

    Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Анда кайбер йолалар турында фикер алыштылар. Имамнар халыкта туган сорауларга җаваплар бирделәр.

    Рәсимә Гарифуллина.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама