Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Яктылыгын сибә “Бөкәш нуры”

Еш кына  кылган гамәлләребезгә риза булып яки бүгенге тормышыбызның муллыгына сөенеп шөкер итәбез. Иманлы бәндә Аллаһының ризалыгы өчен бөтен нәрсәне бирергә әзер. Мәчет-мәдрәсәләр эшләп киләме яки төзекләндереләме күпләр булышырга теләп ярдәм кулын суза. Бай кеше малы белән ярдәм итә, белемле кеше гыйлемен тарата.

Шушы көннәрдә районыбызның “Бөкәш нуры” мәчете мөгаллимәсе Рәмзия ханым Нуретдинова белән сөйләшәбез. Телефон аша аралашсак та, куанычы һәр сүзеннән сизелә.

--Быел мәчетебезнең тышкы як баскычлары яңартылды. Әлеге эштә Айрат Сибгатуллин белән Илшат Усманов иганәчелек ярдәмен күрсәттеләр. Илшат Гайфуллин җитәкчелегендәге бригада эшләргә алынды. Аларның хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаруы нәтиҗәсендә тиз арада яңа баскычлы да булдык. Элекке елларны кышкы көннәрдә таеп егылу куркынычы бар иде. Хәзер менә бик җайлы, Аллага шөкер,--ди ул.

Изгелек җирдә ятмас, диләр. Аллаһыбыз ризалыгы өчен кылынган гамәлләр эзсез югалмас. Рәмзия ханымның сөенеч-шатлыгы да йөрәктән-йөрәккә күчәр, Раббыбыз әлеге егетләрнең эшләрен киләчәктә дә уң итәр. “Бөкәш нуры” мәчете капкасын ачып баскычтан күтәрелгән һәркем Аллаһыбызга шөкер итәр.

Үтеп киткән Мәүлид ае мөселманнар өчен күркәм, изге айларның берсе булды. Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп, камил сыйфатлары һәм мактарлык игелекле холкы турында сөйләп, аның алдындагы бурычыбызның бик кечкенә генә булса да өлешен башкарып, әҗерен алдык. Газетабызда язып үткәнебезчә, бик күп мәчетләрдә Мәүлид бәйрәмен уздырдылар. “Бөкәш нуры” мәчетендә дә җомгага йөрүче картларны җыеп аш үткәрелгән, Коръән укылган. Болар барысы да бүгенге мул тормышыбызга шөкер итү, аның күркәм чагылышы. Һәр елдагыча, быел да, атнасына ике мәртәбә дин дәресләре бирелә. Башлангыч белемне биредә—мөгаллимә Рәмзия Нуретдиновадан алып, укуларын соңрак Мөхәммәдия мәдрәсәсендә дәвам итүчеләр аз түгел. Әнә шулай үз яктылыгын тирә-юньгә өләшә “Бөкәш нуры”. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә һәркайсыбызның күңеленә иман нуры салсын, өмет-ышаныч уятсын, изге гамәлләр кылып яшәргә насыйп итсен.

 

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса