Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Уразаны бозмый торган нәрсәләр

Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһиссәләм) әйткән: “Әгәр кем дә булса ураза икәнен онытып ашаса, яки эчсә, уразасын дәвам итсен, чөнки аны Аллаһ үзе ашаткан вә эчерткән”, – дигән.

— Күзгә дару салу, сөрмә тарту.
— Кан алдыру. Мәсәлән, анализ өчен.
— Тешләрне чистарту (пастасыз).
— Авызны су белән чәйкәп алу.
— Мунча керү, сабын сөртенеп, баштан су салып юыну, бассейнда йөзү.
— Искәрмәстән төтен иснәү (карылу), яки аш исләрен сизү.
— Υзеңнең төкрекләреңне йоту (әгәр дә төкерек авыз эчендә булса, ә авыздан өзелгәнен (төкерелгәнен) кире йоту ярамый).
— Йоклап алу.
— Әз генә косу (үз теләгең белән косу боза).
— Теш арасына кысылып калган, борчактан кечкенә, бер аш кисәген йоту.
— Медицина ягыннан мәҗбүр булган вакытта тамырга, тәнгә, инъекция куйдыру.
— Хуш исләр иснәү.
— Ашны тәмен белер өчен йотмыйча авызга кабып багу.
— Дезинфекция өчен ярага мазь, йода, зелёнка кую.

 

 фотоok.ru

http://www.sahne.ru/salavat-kupere/6013.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса