Авыл офыклары
  • Рус Тат
  •  Трой - Урай авыл мәчетендә Мәүлид бәйрәме

     Мөселман календаре буенча Мәүлид аена аяк бастык. Шул уңайдан Трой-Урай авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме булып узды. Мәүлед - гарәп теленнән туу дигән сүз. Үзебезчә әйтсәк, бу көн иң сөекле олуг пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләмнең дөньяга килгән көне.

     Иң элек имам-хатыйб Фәйзрахман хәзрәт Сөләйманов җыелган халыкны бәйрәм белән котлап үтте, Мәүлид аеның фазыйләтләрен аңлатты.

    -Пәйгамбәребезнең тормышы, камил холкы һәр мөселман өчен үрнәк. Аның нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә, хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өнди, аның сөннәтләрен үтәү, аңа салаватлар әйтү олуг әҗер, - диде ул.

    Бәйрәмдә пәйгамбәребезнең хәдисләрен укыдык, вәгазьләр тыңладык, мөнәҗәтләр көйләдек. Очрашу  мәгънәле дә, үтемле дә булды. Чәй табыны да сый-нигъмәтле иде. Гамбәрия Әмирова ярмалы-җимешле бәлеш пешерү серләре белән дә уртаклашты.

    Бәйрәмгә җыелган халык, мондый очрашулар тагын кабатлансын, бу бик саваплы, изге эш дигән теләкләрен әйттеләр, оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

    Гөлнара Газизова.

    Трой-Урай авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама