Тәүбә кылсаң күңел тынычлыгы да кайтыр
«Барысы да бар, тик тынычлык юк» - хәзерге заманда бу сүзләрне бик күпләрдән ишетәсең.
Күңел тынычлыгына ничек ирешергә соң?
Әлеге сорауга Ленар Хаматов җавап бирде:
– Кеше курыкса, башына кайгы төшсә, күңел тынычлыгын югалта. Гомумән, күпләр хәзер тынычлык юклыктан зарлана. Ни өчен шулай икән? – Күңел тынычлыгы югалуда төп сәбәп – гөнаһлар һәм тәүбә кылмау. Ничек кенә гади яңгырамасын, бу шулай. Монда зур гөнаһлардан битәр кечкенәләре турында сүз. Бер гөнаһ кылып, күңелдә кара тап барлыкка килергә мөмкин. Күңел пычранган саен, тынычлык та югала. Пәйгамбәребездән (с.г.в.) «Гөнаһ нәрсә ул?» – дип сорагач, ул: «Гөнаһ ул – шундый нәрсә: аннан синең вөҗданың газаплана». Кеше, гөнаһ кылып йөреп, тәүбәгә килми, әмма аның табигате, вөҗданы моңа каршы килергә мөмкин. Күңел шуннан бәргәләнә. Тәүбә кылсак, күңел тынычлыгын да кайтара алырбыз.
Икенче сәбәп – безнең тәвәккәллек югалды. «Мөселман кешесенең хәле гаҗәптер. Аңа яхшылык килсә, ул: «Аллаһка шөкер», – ди. Ул аны Аллаһтан дип кабул итә. Шул рәвешле ул тәкәбберләнми. Һәм Аллаһка шөкер итүе белән ул үзенә савап та ала. Әгәр кайгы килсә дә, кеше: «Аллаһка шөкер», – дисә, ул тагын савап алыр», – ди пәйгамбәребез (с.г.в.). Ягъни яхшысы да, яманы да – Аллаһтан. Игелек килсә дә, начарлык килсә дә – Аллаһтан. Мөселман кеше моны аңлый, сынау яисә кәффарәт буларак кабул итә һәм моңа шөкер кыла. Шул рәвешле аның күңеле тыныч кала.
Тагын бер сәбәп итеп гыйбадәтебезнең сыйфатын атарга була. Әйтик, намаз укыйбыз да рамазан аенда ураза тотабыз. Әмма бит без, күңел тынычлыгына ирешик дисәк, шушы гыйбадәтләрдән тыш нәфел гыйбадәтләрен дә кылырга тиешбез. Әйтик, уразаны ел дәвамында да тотарга була. Рамазан аенда кешеләр дә үзгәрә, моны барыбыз да сизәдер. Ураза – рухны, нәфесне чистарта торган гамәл. Нәфес басылып, рухи дөньябыз өстенрәк чыкса, күңелебез янә чистара. Нәфел гыйбадәтләре кешегә тынычлыкны сакларга, бәрәкәтне арттырырга бик булыша.
– Күңел тынычлыгына ничек ирешергә?
– Үзебезнең тормышка зекерне кертергә кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Әллә Аллаһны зекер итү белән күңелләр тынычланмыймы?» – ди. Аллаһны искә алырга кирәк. «Сөбханаллаһ», «Аллаһу әкбәр», «Әлхәмдүллиләһ», «Ләә иләәһә илләллааһ» дигән тәһлилне кабатлау һәм башкасын әйтеп искә алырга мөмкин. Яисә Аллаһ үзе барлыкка китергән нәрсәләргә күз салу (табигать, кояш, ай, агачлар, һавага), аларга карап, Аллаһ турында уйлану, «Кара әле, боларны барысын да Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән бит!» – дию дә Алллаһны зекер итү булыр. Боларны эшләү өчен ниндидер аерым вакыт кирәк тә түгел бит. Иртән тордың – әйтәсең, машинада барасың – әйтәсең. Шул рәвешле күңел тынычлыгын кайтарасың. Күңел тынычлыгына ирешер өчен, Коръән укырга өйрәнергә кирәк.
Гарәпчә укырга тырышу хәерле. Коръән укыганда кеше, бирелеп, мәгънәләренә төшенеп укырга тырыша икән, аның күңеле чистара. Бу җәһәттән бер кыйсса бар. Бабай белән онык Коръән укыйлар икән. Малай: «Бабай, гел Коръән укыйбыз, әмма гарәпчә белмибез. Аңламагач, аннан файда, мәгънә бармы соң?» – дип сорый икән. Бабасы: «Мин бу сорауга җавап бирермен, бар, ташкүмер ташый торган чиләк белән су алып мен әле», – дип, баланы су алырга җибәрә. Чиләк астында тузан коелып барсын өчен махсус челтәре була. Малай: «Моңа бит су салып булмый», – дип тә карый, әмма бабасы сүзенә каршы килми. Суны ала, бабасы янына менгәнче, суы агып та бетә. Күп тапкыр шулай эшләгәннән соң, онык, арып: «Моның мәгънәсе ни инде?» – дип сорый. Бабасы: «Чиләгеңә кара әле», – ди икән. Баксаң, кап-кара чиләк чип-чиста булган. «Күрәсеңме, безнең күңелебез дә шушы чиләктәй кап-кара булырга мөмкин, ә менә Коръән уку әкрен-әкрен генә безнең йөрәкләрне чистартачак», – дип аңлаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа