Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Шушы көннәрдә Балык бистәсенең православие халкы Крещение бәйрәмен үткәрәләр

    18 еннән 19 гыйнварга каршы төндә православие динен тотучылар үзләренең иң хөрмәтле бәйрәмнәре-Крещениене билгеләп үтәләр.

    Аны балыкбистәлеләр дә һәр елны көтеп алалар. Юрий Караганов җитәкчелегендәге "Круг" җаваплыгы чикләнгән җәмгыять хезмәтчәннәре 17 гыйвар иртәсендә үк Балык бистәсе храмы янында Кама елгасында коену урыны әзерли башладылар.

    Валерий Ермолаев, Максим Мыльников, Илья Серебряков, александр Ванягин, Сергей Бибаков, Геннадий һәм Денис Подгорновлар, Леонид Галямов, Газиз Мубаракшин, Александр Терентьев, Анатолий Вотяков 50 сантиметр калынлыктагы бозны кисеп бәке уйдылар, суга төшү өчен баскыч урнаштырдылар, чишенү өчен палатка куйдылар.

    Төшке ашка кадәр коену урыны әзер иде инде. 19 гыйнвар төн уртасында храмда бәйрәм гыйбәдәте башланды. Анда бик күп балыкбистәлеләр килгән иде. Ул иртәнгә кадәр дәвам итте. Аннары храм настоятель Александр дин тотучылар алып килгән һәм махсус сыешлыктагы суны изгеләндерде. Крещение алдыннан чиркәүдә изгеләндергән су гына түгел, ә бәлки теләсә кайсы чыганактагы су сихри көчкә ия була.

    -Мин суны догалар укыганнан соң эчәм, авырганда да файдаланам. Крещение суы ел дәвамында саклана. Изгеләндергән суны бер генә тамчы башка суга кушсаң да, ул да дәвалау сыйфатларына ия була,-ди Анастасия Бочарова.

    Сәгать 10.00 дә храм настоятеле Александр елгадагы суны изгеләндерергә юнәлде. Шуннан соң район үзәгендә яшәүчеләр коенырга, битләрен, кулларын юарга керештеләр.

    -Бу көнне Иордан елгасы агымын үзгәртә. Изге суда коенган кешенең рухы да , тәне дә чистара,- диде настоятель Александр.

    Ул шулай ук Шумково, Каз Чаллы чишмәләрен дә суны изгеләндерү йоласын башкарды.

    Су коенганда кеше нәрсә тоя соң? Бу турыда Татьяна Карагановадан кызыксындым. Ул менә дистә ел инде крещение бәкесендә коена.

    -Суга керер алдыннан мин үземне рухи яктан әзерлим һәм салкыннан курыкмыйм. Суга догалар укып, гөнаһлардан, авырулардан чистаруны теләп керәм. Шуңа да барысы да яхшы була, шифасы да тия,- ди ул.

    Крещение вакытнда алган суны ел дәвамында файдаланырга кирәк. Ул сихәтләндерү көченә ия. Рухи һәм физик авырулардан дәвалый.

    Таңсылу Минһаҗева

    Татьяна Караганова фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: