Сәдака бирү ничек дөрес була?
Сәдака яшерен бирелергә тиеш.
Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә сәдаканы яшерен бирүче кешене үз күләгәсе астына алырмын, дигән. Монда әйтергә кирәк инде: мәхшәр мәйданында кояш кешеләргә якынаер, бер миль ераклыкта булыр, шушы чакта кешеләр эсселектән тилмерер, сәдаканы яшерен бирүчене Аллаһы үз күләгәсе астына алыр. Шулай булгач, сәдаканы кешеләр алдында түгел, яшерен рәвештә бирү зарури. Сәдака биргәч, берничек тә нәмимә кылу ярамый, ягъни биргән кешеңнең исенә төшереп тору.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа