Рамазан аеның соңгы ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере
597
0
Рамазан аен ел буе сагынып көтсәк тә, газиз кардәшләрем, изге көннәр сизелми дә үтте. Көн арты көн килеп Раббысына тугры бәндә кадерле вакытларны изге гамәл, Коръән укуга сарыф итә. Тоткан ураза калебне йомшарта, торган кыямнар сабыр, әхлаклы итә, укыган аятьләр гафиллектән уята. Тән итагать кыла, тел зикер итә, җан уйлана,...
Рамазан аен ел буе сагынып көтсәк тә, газиз кардәшләрем, изге көннәр сизелми дә үтте. Көн арты көн килеп Раббысына тугры бәндә кадерле вакытларны изге гамәл, Коръән укуга сарыф итә. Тоткан ураза калебне йомшарта, торган кыямнар сабыр, әхлаклы итә, укыган аятьләр гафиллектән уята. Тән итагать кыла, тел зикер итә, җан уйлана, гыйбрәт ала. Олуг кунакның китәр вакытлары җиткәч, кадере арта. Ул көннәрдә иман әһеленең изгелекләре өстәлә, "Рәхмәтенә ирешермен, гөнаһымнан пакъләнермен, уттан котылырмын"-дигән өметләр арта. Гайшә р.г. әйтә: "Аллаһының илчесе Рамазанның ахыргы ун көнендә, башка көннәренә караганда ныграк иҗтиһад күрсәтте." (Мөслим). Мәшһүр галим Хәсән Әл-Бари әйтә: "Рамазанның ахыргы ун төне җитсә, Аллаһының илчесе с.г.в. төннәрен намазда үткәрде, гаиләсен уятты. Гыйбәдәттә аеруча зур тырышлык күрсәтте һәм изәрен (чалбарын) катырак бәйләде". Аллаһының илчесе Рамазан аеның ахыргы ун төнен мәчеттә үткәрде һәм : "...Кадер төнен, Рамазан аеның ахыргы ун төнендә эзләгез",-диде. (Бохари һәм Мөслим) Әйе, Рамазанның ахыргы ун төне, безгә башына таҗ кигән Кадер төнен алып килә. Ул төн чын мәгънәсендә күп кенә бөек вакыйгаларны үз эченә алган. "Дөреслектә Без аны (Коръәнне) Кадер төнендә иңдердек. Кадер төне мең айдан да хәерлерәктер. Ул төнне Аллаһының теләге илә барча әмерләр белән фәрештәләр һәм Рух (Җәбраил) иңә. Ул таң беленгәнче иминлектер".
РАМАЗАННЫҢ СОҢГЫ УН КӨНЕ
(Кадер сүрәсе). Бу төн Аллаһ каршында иң кодрәтле һәм иң хөрмәтле төндер. Кадер төнендә, ел әйләнәсенең язмышы тәкъдир кылына. Аллаһ Тәгалә әйтте: " Ул төндә һәрбер хикмәтле эш бүленә". (Дүхан 4). Бу төндә Аллаһ үз колларына тагын да мәрхәмәтлерәк, тагын да рәхимлерәк, тагын да юмартрак була. Бу төндә кешеләрнең яшәү энергиясе күпкә арта торган була.
КАДЕР ТӨНЕ КАЙЧАН БУЛА?
Шиксез, кадер киче һәр елның Рамазан аенда була. Әмма бу айның кайсы вакытында булуы сер булып кала. Бу мәсьәләдә галимнәр төрле фикердә. Берәүләре Кадер төнен 21 көнендә, икенчеләре 23, 25, 29 диләр. Күбесе 27 дигән фикердә. Пәйгамбәребез с.г.в. мөбарәк, мөкатдәс төнне соңгы ун төннән эзләде. "Кадер төне-Рамазанның ахыргы ун төнендә. Кем Аларны уяу үткәрә, Аллаһ аның кылган һәм кылачак гөнаһларын кичерә. Бу да так санлы төндә. Тугызынчы, җиденче, бишенче яки өченчесендә". Әмма кайбер галимнәрнең фикеренчә, кадер кичен Рамазан аеның һәр төнендә уяу булып, гыйбәдәтләр кылып, догада булып эзләү хәерлерәк.
КАДЕР ТӨНЕНЕҢ ГАЛӘМӘТЛӘРЕ
Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: "Кадер төненең галәмәтләреннән, ул якты ай кебек, саф, нурлы тыныч, имин, салкын да, эссе дә түгел, бу кичтә явым-төшем булмас. Һәм ул төнне бер йолдызга да атарга хәләл түгел". "Ул көннең кояшы нурсыз, тулы ай кебек. Шайтанга ул көнне кояш белән чыгарга хәләл булмый". Бу кичнең, башка кичәләрдән аермалы буларак, үзенең махсус нуры бар.
КАДЕР КИЧЕН НИЧЕК КАРШЫЛАРГА?
Кызганыч, бүген без яңа елны ничек каршы алырга икәнен беләбез, ә мең айдан да хәерлерәк булган кадер кичен
ничек үткәрергә белмибез. Әлбәттә, бу төнне позитив фикер белән каршы алырга кирәк. Аллаһ без сораган һәр әйберне бирергә кодрәтле, шуны онытмыйк. Үзебезнең догаларыбызда, эшләребездә Аллаһның рәхмәтенә өметле булу ләзем. Гайшә р.г Пәйгамбәребездән с.г.в.: " Кадер төненә ирешсәм, нәрсә дип әйтим?" - дип сорагач, Ул с.г.в. : "Аллаһүммә иннәкә Гафүввун түхиббуль гафвә фәгфу гаҗим - дип әйт" - диде. (Тирмизи)
ГАЕТ НАМАЗЫ
Шәүвәлнең беренче көне гаед-фитр көне - ураза гаете. Рамазан рузасы тәмам булганнан соң бәйрәм ителә торган көндер. Бу көндә имамга кушылып, гает намазын уку һәр мөселманга тиештер. Рамазан гаете намазына барганда, юлда тыныч тавыш белән тәкъбир әйтеп бару күркәм гамәлдер. Бәйрәм намазы үзе ике рәкәгатьтән тора һәм аерым-аерым түгел, ә бергәләп- җәмәгать белән укылыр. Беренче рәкәгатьтә, «Сөбхәнәкә» укылганнан соң, куллар өч тапкыр колакларга күтәрелә. Беренче һәм икенче мәртәбә куллар ике якка төшерелә, ө өченчесендә кендек астында тоташалар. Шуннан сон, «Фатиха» һәм өстәмә бер сүрә укыла. Соңыннан рөкүгька һәм сәҗдәгә кителә. Икенче рәкәгатькә торып баскач, «Фатиха» һәм өстәмә тагын бер сүрә укыла. Алга таба куллар өч мәртәбә колакларга күтәрелеп, ике якка төшерелә. Дүртенче тәкъбирдә куллар күтәрелми, ә рөкүгька кителә, алга таба сәҗдә кылына. Димәк, кагыйдә шундый: ике мәртәбә төшер, бер мәртәбә тоташтыр; өч мәртәбә төшер, бер мәртәбә иел.
ГАЕТНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЛӘРЕ
Гает - бәйрәм, иман ияләренең дөньядагы шатлык вә сөенеч көннәре. Аллаһка камил итагатькә, Аллаһ вәгъдә кылган изге гамәлләрнең савабына сөенеч. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Әйт: Бу Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте. Моның өчен шатлансыннар. Дөреслектә, бу аларның җыйган нәрсәләреннән хәерлерәктер». («Юныс», 58). Гает - шөкер вә зикер көне. Гает - күпләр уйлаганча, уенкөлке, кәеф-сафа корып утыра торган көн түгел, бәлки Аллаһны искә төшерү, Аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, Аңа хәмде-сәнә әйтү, бар нигъмәтләр өчен шөкер итү көне. Аллаһ үзенең бәндәләренә ураза көннәре үткәч, тәкъбир әйтеп, шөкер итәргә боерды: «Ул билгеле көннәрне ахырга җиткерүегезне һәм Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен Аны бөекләвегезне тели. Бәлки шул ук вакытта сез Аллаһка шөкер итәрсез».
ГАЕТ КӨНЕНЕҢ ӘДӘПЛӘРЕ
Гает көннәрендә руза тоту рөхсәт ителми. Әбү Сәгыйть (р.г.) тапшыра: «Аллаһының илчесе ике көннең уразасыннан тыйды: ифтар һәм корбан көннәре». (Бохари, Мөслим). Кояш баеп, гает төне кергәннән алып, гает намазына кадәр тәкъбир әйтү сөннәт булып тора. Ир кешеләр мәчетләрдә, өйләрендә, базарларда, юлларда гыйбадәтләрен һәм шатлыкларын белдертеп тавыш белән тәкъбир әйтә алалар. Гает көнендә бер-береңне сөендерү, табыннар хәзерләп кунаклар чакыру, аларны сыйлау, үзеңә туган-кардәшләреңнең хәлләрен белеп кайту, «Аллаһ синнән дә миннән дә кабул итсен», дигән тәбрикләүләр киңәш ителә. Гает көнендә гает намазын калдырудан сакланырга кирәк. Аллаһының илчесе галәйһиссәләм безгә гает намазына госелләнеп, исле майлар сөртеп (ирләргә), иң матур киемнәрне киеп килергә киңәш итте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзе гаеткә Йәмән җирлегеннән алып кайткан иң затлы киемнәрен кигән. ИЗГЕЛЕК ДӘВАМ ИТӘ Рамазан аеның күркәм сыйфатлары күп. Шуларның берсе - ураза тотучыларның ай буе кылган игелекле гамәлләренең Рамазаннан соң да дәвам итүе. Рамазан ае дәвамында күп кенә мөселманнар элек кылмаган бишвакыт намазын укый башладылар, иманын ныгыттылар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) хәдис-шәрифендә болай әйтә: "Гамәлләрегезнең иң яхшысы дәвамлы булганыдыр". Иң мөһиме-яхшы гамәл гомер буе эшләнергә тиеш. Рамазан аеннан соң шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту шулай ук хәдискә таяныла. Анда болай диелә: "Кем ки Рамазан дәвамында ураза тотса, аннан соң шәүвәл аенда да аңа тагын 6 көн өстәсә, ел буе ураза тоткан кебек булыр". Мөхтәрәм газиз кардәшләрем, Рамазан шәрифне ганимәт белеп, изгелекләр, хәерле гамәлләр кылып калыйк. Аллаһ тәгалә дини вә дөньяви эшләребездә уңышлар, үсеш бирсен. Үзенең һидаять юлыннан адаштырмасын. Гаетләребез мөбарәк булсын, җөмләбезгә хәерле гомер, һәм балаларыбызга Раббуль Гыйззә тәүфыйкъ-истикамәтләр, шәкертләребезгә гыйлем-нәфыйк, дин һәм милләтебезгә хәерле хезмәтләр мияссәр кылып, җөмләбезнең күңелләрен пакъ, иманнарыбызны сәламәт кылсын. Гаид шәриф бәйрәмнәребез барчабызга мөбарәк булып, киң ризык, дин һәм дөньяларыбыз тереклегендә Җәнабе Аллаһ тәкрарларын күрергә насыйб әйләсен
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев