Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Рамазан аена багышланган җыелыш узды

    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр утырышы үткәрелде. Шура әгъзалары Казанның Тынычлык мәчетенә җыелды. Сөйләшү мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узды. Җыелышта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм шура әгъзалары катнашты.

    Хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазда укыла торган рәкагатьләр санына, фидия һәм фитр сәдакаләренә кагылышлы дини сорауларны тикшерделәр.

    Дин әһелләре үзара киңәш тоткач һәм фикерләшкәч билгеле бер карарга килделәр.

    Рамазанның беренче көне - 18 июнь. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла.

    Рамазанның соңгы көне - 16 июль. 17 июльдә Ураза бәйрәменең беренче көне.

    Җыелышта катнашучылар бертавыштан Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән фикергә килделәр.

    Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде.

    Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 500 сум бер кешегә.

    Фидия сәдакасы - 200 сум.

    Нисаб көмеш (592 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 18000.

    Нисаб алтын (985 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 170000 сум, дип дип җиткерде Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

    http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/44760-ramazan-aena-bagyishlangan-җyielyish-uzdyi.htm

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: