Пәйгамбәребез: “Бурычка бирү – садака бирүдән яхшырак”, – дигән.
“Чөнки садаканың яхшы вә яман, фәкыйрь вә фәкыйрь кыяфәтендә мал җыеп йөрүче хәйләкәр бай кулына төшүе мөмкин.
Әмма бурычка сораучы кеше фәкыйрь яки бай булса да, үзенең бер хаҗәтен үтәр өчен вә чарасызлыгын хәл итү өчен мәҗбүр булып сорый. Садака алучыларның бер төре садака акчасын – кабакка, икенчеләре банкка тапшырса, бурычка алучы кеше үзенең мәнфәгатен тәэмин итү, яки хаҗәтен бетерү өчен сарыф кыла. Әлбәттә, бер мөселман кешенең хаҗәтен үтәү – саваплы эш.
"Бурыч садакадан да хәерле була", дигән сүз, төп хаҗәтләрен үтәүләре һәм дә исраф вә ахмаклык юлларына сарыф кылмаулары билгеле булган кешеләр хакында әйтелә. Исраф кылучылар вә үз байлыкларын бозык юлларга сарыф итүчеләр, кеше малын бурычка таратучылар, банкларда вексельләр белән мөгамәлә кылучылар, алтын вә көмеш, һәртөрле процентлы кәгазьләр белән уйнаучыларга бурычка бирүне саваплы эштер дип белмибез”. (Риза Фәхреддин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 175нче хәдис. 1916.)
Йә, Раббым, әҗәтләргә чумып иза чигүче кешеләргә хәләл ризыклар, бәракәтле маллар бирсәң иде.
фотоivanilov.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа