Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Президентыбыз туган авылда яңа мәчет төзелә

    Яңа Арыш авылы Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка җан иңдергән төбәк. Ул бүген районыбызда иң өметле, күп төзелешләре, зиннәтле йортлары, яшәеше белән үзгә аерылып торган матур, киләчәге бар авыл.

    Хәзерге вакытта анда 792 кеше яши. Алдагы елларда биредә яңа мәдәният йорты, фельдшер- акушерлык пункты сафка басты, авыл үзәгенә, зияратка кадәр асфальт юл керде. Тагын да тәгаенли төшкәндә, бүгенге көндә барлык социаль структура обьктлары булдырылган һәм алар күзгә бәрелеп торган нәтиҗәле эшчәнлек алып баралар. Соңгы вакытларда гына авыл китапханәсенең 100 мең сумлык Грант отуы да моның ачык мисалы булып тора. Бүгенге көндә авыл бер бөтен булып күмәкләшеп яңа мәчет төзелеше белән мәш килеп, кайнап яши. Яңа ел бәйрәме көннәрендә аңа манара күтәрү һәм ай кую тантанасы булып узды.

    Яңа мәчет бинасын торгызу идеясы моннан өч ел элек, авылның Сабантуенда, шушы җирлектән район Советы депутаты, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятны үстерү фонды директоры. якташыбыз Нурия Хашимова башлангычында туган. Һәм ул бу мәчетнең хәйрия фондына үзеннән беренче сәдака акчасын керткән. Яңаарышлылар әлеге изге башлангычны бердәм хуплап алганнар. Менә шуннан башланган саваплы гамәлләр: кем ничек булдыра алган -барысы да үзенчә ярдәм кулы сузганнар.

    Шулай үк укыгыз: Бүген Яңа Арыш авылында яңа төзелүче мәчеткә манара һәм ай куйдылар-Фотолар

    Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

    Вазыйх Фатыйхов.
    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: мәчет
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: