- Аллаһ җәннәт һәм җәһәннәмне бу дөньяда тереклекне бар иткәнче барлыкка китерде һәм аларның икесен дә тутырачакмын, диде. Тәмуг бар һәм без моңа ышанабыз. Үлемнән котылып булмый, ә җәһәннәмнән - була. Адәм баласы хәзердән үк үзенең гамәлләре турында уйланырга тиеш, Аллаһның әмерләрен үтәп, җәннәткә эләгергәме, яисә, Аллаһ кушканнарга каршы килеп, утка керергәме - үз юлын ул үзе сайлый. Раббыбыз безгә, туры юлга күнәр, вәгазьләнер өчен, Коръәнне иңдерде, Пәйгамбәрен җибәрде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): «Җәннәткә нинди юл алып бара, барысын да күрсәттем. Җәһәннәмгә юллар нинди, анысын да белдердем», - диде.
Җәһәннәмгә кергән кешеләр: «Йа Раббым, дөньяга кире кайтарсаң иде, без анда изге гамәлләр генә кылыр идек», - дип мөрәҗәгать итәрләр. Әмма Раббыбыз, сез тагын шул хәлегездә кайтыр идегез дип, аларны кире кайтармас.
- Нишләптер, җәннәт - күктә, ә җәһәннәм җир астында тирән чокырда кебек. Алар чынлыкта кайда урнашкан?
- Ул Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле. Пәйгамбәребезнең, җәһәннәмне кыямәт көнендә 70 мең фәрештә тартып китерәчәк, дигән сүзе бар. Ул кешеләр өстенә авам-авам дип торачак. Аллаһы Тәгалә сират күперен дә шул җәһәннәм өстеннән куячак. Тәмуг җиде катлы. Аның төбендә монафыйклар яначак. Тәмугның иң өске каты - гөнаһлы мөселманнар өчен. Сират күпере дә шул югары кат аша үтә. Сират күпереннән кешеләр гамәлләренә карап үтәрләр. Бер ишләре аны күз ачып йомганчы, икенчеләре яшен шикелле, өченчеләре чапкан ат кебек үтәр, кайберләре егылам-егылмыйм дип кенә атлар. Ә кайберләрен җәһәннәмнең ыргаклары эләктереп алып калыр. Иң югары катта гөнаһлы мөселманнар җыелачак, алар күпмедер газаплангач, җәннәткә чыгарылачак. Шуңа да ул кайчан да булса бетәчәк. Анда беркем дә калмаячак. Ә иман китермәгән кешеләр исә җәһәннәмнең башка катламнарында мәңге кала.
- Хәдисләрдәге гөнаһлы мөселманнарның шәфәгать кылынуы дигән сүз шул тәмугтан чыгарылуны аңлатамы?
- Әйе, кыямәт көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с) һәм башка пәйгамбәрләр, фәрештәләр, изге кешеләр, Аллаһның рөхсәте белән, аларны шәфәгать итәчәкләр. Хәтта изге кешеләр, җәннәттә үзләренең иптәшләрен күрмәгәч, Аллаһка, без бергә мәчеткә йөрдек, намаз укыдык, алар кайда, дип сорар. Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән, бу кешеләргә иптәшләрен җәһәннәмнән алып чыгарга рөхсәт ителер.
- Җәннәттәгеләр җәһәннәмдә газапланучыларның тавышларын ишетәме?
- «Саффат» сүрәсендә җәннәт кешеләренең җәһәннәмне күрүләре әйтелә. «Җәннәттәге мөэмин әйтер: «Ул терелеп кубарылуны инкяр итүче иптәшемне җәһәннәмнән күрсәтимме?» Һәм җәннәттә булганы хәлдә җәһәннәмгә карап, әлеге иптәшен ут уртасында күрер. Уттагы иптәшенә кычкырып әйтер: «Валлаһи, син мине ышанмаска өндәп үзең кеби утка салырга якын булдың.
Әгәр Раббым миңа иманны ингам итмәсә, әлбәттә, сезнең белән бергә мәңгегә утка салынган булыр идем».
- Пәйгамбәребез (с.г.с.)-нең җәһәннәмдә хатын-кызларның күп булуы турындагы хәдисен дә сөйләп китегез әле.
- Пәйгамбәребез, җәннәтне күрдем, анда зәгыйфь һәм фәкыйрь кешеләр күп иде, аннары җәһәннәмне күрдем, аның әһелләре күбесенчә хатын-кызлар иде, ди бер хәдисендә. Ни өчен шулай дип сорагач, алар ирләренең кадерләрен белми. Ире аңа гомер буе изгелек кылып та, бер тапкыр кылмый калса, ул хатын: «Мин синнән гомер буе яхшылык күрмәдем», - дип әйтер һәм бик күп теләсә нинди сүзләр белән ирен битәрләп торыр диде. Моннан котылу өчен сәдака бирергә кушты. Сәдака ул - тәмуг утыннан пәрдә. Галимнәр моны җәһәннәмгә беренче керүдә бәлки хатын-кызлар күбрәк эләгәдер дип аңлата. Гөнаһларына карата тиешле җәзаны алганнан соң, җәннәткә керәчәкләр.
- Җәһәннәм Коръәндә тагын ничек сурәтләнә?
- Аның турында бик күп сүрә-аятьләрдә искә алына. Әйтик, «Духан» («Төтен») сүрәсендә җәһәннәм кешеләренең ашавы турында әйтелә. Алар анда зәккум дигән агачның җимеше белән тукланачак. «Хакыйкатьтә, җәһәннәмдә үсә торган зәккум агачының бик ачы җимеше - явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр. Аны ашаган кешеләрнең эчендә ул су кайнаган кебек кайнар». «Саффат» сүрәсендә ул җимеш турында тагын да куркынычрак сурәтләнә: «Ул зәккум агачының җәһәннәм уты эчендә үскәнлегенә һәм җимеш биргәнлегенә ышанмыйлар, ышанмаулары аларга газап өстенә газап булачак. Ул җимеш энәле булып, ашаганда тамакны ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер. Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер. Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан башларыдыр. Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар һәм шул ачы җимеш белән корсакларын тутырачаклар». Зәккум агачы белән ризыкланганнан соң, динсезләр, сусаганнарын басар өчен, гөслин дигән эчемлекне эчәләр. Сусаганнары басылмый, киресенчә, су аларның эчләрен көйдерә, тагы да катырак эчәселәрен китерә. Ул суның кайнарлыгыннан аларның карыннарында булган нәрсәләр һәм тиреләре эрер. «Вакыйга» сүрәсендә: «Ул суны комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез», - диелә. Ятимнәрнең малын ашаучылар турында «Ниса» («Хатыннар») сүрәсендә искә алына: «Золым юлы белән ятимнәр малын ашаган кешеләр ахирәттә, әлбәттә, карыннарына утны ашарлар һәм бик тиз җәһәннәм утына керерләр».
- Җәһәннәм әһелләренең киемнәре булачакмы?
- Анда кием бар. «Хаҗ» сүрәсендә әйтелгәнчә, иман китермәгән кешеләргә уттан киемнәр кисәрләр һәм кидерерләр, җәһәннәмнең кайнар суы аларның башыннан коелыр. Аларның киемнәре утта кыздырылган бакырдан яки сагыздан булып, йөзләрен ут каплар («Ибраһим» сүрәсе). Тәмугта күләгә дә бар, әмма кара төтеннән булган күләгә салкынча булмас. Андагы эсселектән баш мие кайнар. Андагы ут без белгәннән 69 тапкырга көчлерәк. Әмма шулай да җәһәннәмгә эләгүчеләр аннан үлеп котыла алмыйлар. «Фәрештәләр» сүрәсендә, аларга анда үлмәк белән хөкем булмас, үлсәләр, газаптан котылыр иделәр, вә алардан җәһәннәм газабы аз гына да җиңеләйтелмәс, диелә. Аллаһы Тәгалә, һәр кайчан тиреләре янып бетсә, тәннәренә яңадан тире үстерербез, газапның катысын татысыннар өчен, ди («Хатыннар» сүрәсе). Әмма тәмуг никадәр генә куркыныч күренсә дә, адәм балалары нишләптер үз-үзләренә золымлык кылып, Аллаһка итагать итмичә, үзләрен җәһәннәмгә әзерли. Тәмугка акча түләп тә барырга ризалар. Тәмәкене, аракыны, наркотикны бушка бирмиләр, акча түләп аласың бит. Ә җәннәткә юл бушка. Намаз укыган, ураза тоткан, мәчеткә йөргән өчен акча түләргә кирәкми. Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең, кеше көнгә өч тапкыр Аллаһы Тәгаләдән җәннәткә керүне сораса һәм җәһәннәмнән коткар дип дога кылса, җәһәннәм Аңа, бу бәндәңне миннән азат ит, дип әйтер, ди. Шуның өчен Аллаһның әмерләренә буйсынып, Ул кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә кирәк.
фото интернет чыганаклардан алынды.
Нет комментариев