Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әлеге мәсьәлә халык арасында еш кына вәсвәсәләләр дә тудыра

    Яралы темага кагылмам дигән идем...

    Чыннан да бу хакта сөйләшү четерекле, авыр, яралы да. Әмма да ләкин, һәрдаим аның хакындагы гөнаһ илә сораулы, вәсвәсәле бәхәсләргә еш юлыгырга туры килә. Сүзем, бу темага бик кагылырга яратмасам да, динебезгә, денебезгә кагылышлырак. Төен итеп күңелдә йөртәсең-йөртәсең дә, аннан Аллаһым әмере, төен чишелергә мәҗбүр була. Коллегам Саба егете Тәлгать әфәндене соңгы юлга озатканда туган күңел тәэсириятымны сезнең ихтыярга да җиткерергә булдым. Мулла кешенең җитдилеген, кырыслыгын, авторитетеның йөзеннән таныйсың. Гамәлләре дә нәкъ уйлаганча. Тәртипне калыбынча, таләбенә китереп салган. Күзенә генә карап торалар. Бер генә мисалга тукталыйм. Зиратта басып торабыз. Ни бер каен, усак кебек агач үссен. Җеп тартылган. Шул сызыктан рәттән җирләп баралар. Алдагы көнне почтаны җитәкләгән адәмне җирләгәннәр. Аның янәшәсендә коллегам урын алды. Гирлянда чәчәк куеп кара, зиратка ук кертмиләр. "Теләгегездә булса, без киткәч куярсыз",-диеп кенә җөмләде мөэзин кеше. Тагын бер гамәлләре, күмү догасына тәхарәтсезләрне бастыру бөтенләй дә өнәлми бу якта. Ике йөзләп кешенең бары "иллеләбе" рәтләргә басты. Гаебе юк, Хак Тәгалә кушканча!

    Ирексездән, ашларда булганда көчләп-көчләп Көръән сүрәтләреннән өзекләр укуны сорап йөдәткән "мулла" исемен йөртүчеләр, кабер калкуга өстенә утыртылган каен, юкә, усак агачлары, талашмаса да, мәрхүмнең янәшәсендә үк урын алган туган-тумача күз алдына килә. Аннан, еш кына мәчеткә дәгъватләп йөрүчене чат саен очратырга мөмкин бүген. Тик араларында бер аягы белән мәгъриптә, икенчесе белән мәшрикътә булганнары белән очрашкач күңел бурсынып куя, ирексездән, авылыбызның элеккеге Хафиз мулласы искә төшә. Бездә ансыз чәчүгә чыкмадылар, уракка төшмәделәр. Башка диндә булуына карамастан, колхоз рәисе дә иң әвәл аның белән киңәш тота иде. Ул муллалык иткән чорда, мәчеткә инде авыл күзлегеннән имансыз саналганы да җомга намазына йөрде. Хафиз мулланың вәгазен тыңларга күбрәк килә иделәр. Рамазан аенда авылның туктамас эчкечесе дә аннан куркып, гөнаһлы эчемлектән тыелып торганы хәтеремдә калган. Әле бер көн изге ашта булдым. Ярамаса да гөнаһысы үземә булсын дияргә мәҗбүрмен, мулла тиешле кеше өстәләдә чакырылган һәр мөселман-кардәштән сүрәләр -укуны таләп итте. Моның аянычы-табыннан яшьләр берәм-берәм шуа башлады. Кайберләрен мәҗлес ахырына чаклы күрмәдем дә. Бу дөрес микән соң? Әгәр хәзрәт нигезле вәгазь укып дәгъвайласа, күпкә файдалырак булыр иде, минемчә.

    Аннан килә, соңгы вакытларда редакция букчасына зират, мәрхүмнәр хакына илә дә мәгәр саваплы гамәлләр кылучылар хакында язмалар күп керә башлады. Әшнәк, Шомырбаш, Күки, Балтач... Әлеге исемлекне шактый гына дәвамларга булыр иде. Афәрин, кардәшләр! Тик хикмәт башкада әле бүген. Каен, усаклары авыл каберлекләрне басып торган зиратларны кызганып елый күңел. Узган ел Югары Тегермәнлек зиратында җиде атна рәттән авылдашлар өмәсе оештырылды. Хәер, гаепкә булмасын, аның күпчелегенә, нигездә, читтә яшәүчеләр кайткан иде. Авылның бер кавеме моны бик хуп күрмичә, өмәчеләр адресына әле тәнкыйтъ сүзләре юлларга да өлгерде. Имеш, черек каеннарны аударганда чардуганнарны җимергәннәр, таза агачларны кискәннәр, зиратны шәрә калдыралар һәм башкалар, һәм башкалар. Быелгы өмәгә дә кайтырга туры килде. Кызганыч, "Әни без сине онытмабыз" каберенең ташы авып төшкән, берничә урында череп ауган каеннар дүртәр-бишәр чардуганны җимергән. Әле алга таба да мондый язмыш көткән каберлекләр дистәләгән зиратта. Кем хаклы да, кем хаксыз бу очракта?! Өмәче егетләр быел кисү-аудару эшләре белән мавыкмадылар, узган елдан калган калодыкларны җыеп яндыру белән шөгыльләнделәр дә, өйләренә таралыштылар. Ә читтән, ерактан күз салганда, барыбер дә зиратның чистартылган өлеше мәсьул гамәл кылганыбызны раслап тора. Хәер, монысын халык хаклар. Ә сүз башына әйләнеп кайтканда, чыннан да кабер өстенә бөек булып үсә торган агачларны утырту мәслихәт микән? Бер дә булмаса кәнәфер, миләш, шомырт утырт инде. Каенлы зиратның шомлы ыңгырашуы гына да ялгызак йөргәндә өркетә сыман тоела миңа. Башкаларның да шулай уйлавына шикләнмим.

    Вазыйх Фатыйхов.

    Фото: Ильшат Каримуллинныкы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: