Корбанга нинди хайваннарны чалырга ярамый?
Быел Корбан гаете 11 августта була. Корбанлык хайван сыйфатында файдаланылмый торганхайваннар исемлеге Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында чыкты:
- ике күзе сукыр яки бер күзе сукыр булса;
- һичьюгы бер аягы сукыр булса, әгәр аның сукырлыгы күренеп торса һәм корбан чалу урынына хайван үзе килеп җитә алмаса;
- авыру, ябык булса;
- колагы яки койрыгы киселгән булса, яисә колагы яки койрыгының күп өлеше киселгән булса (әгәр күпчелек өлеше булса, рөхсәт ителә).
Корбанга чалу рөхсәт ителә, әгәр дә:
- тумыштан мөгезе булмаса, шулай ук мөгезе сынган булса (чөнки корбан чалу мөгез белән бәйле түгел),
- кастрацияләнгән булса,
- кычыту авыруы белән авырса (чөнки әлеге авыру хайванның тиресенә тарала).
Әгәр хайванны сатып алганда ул сәламәт булса, аннары аны корбан итеп чалу ярамый торган кимчелекләре ачыкланса:
- корбанлыкның хуҗасы бай булса – ул аны икенчесенә алыштырырга тиеш,
- әгәр ярлы булса – ничек бар шулай калдыра.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/korbanga-nindi-khayvannarny-chalyrga-yaramyy/
Фото: Солтан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа