Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күңелләрдән тамган нур

    Каршындагы сәгатькә күз төшерде дә, ашыкмый гына иңбашына шәлъяулыгын салды Хәтимә әби. "Әле вакыт бар-барын. Шулай да хәзерләнеп куярга кирәк, коръән ашын көттереп тору ярамас". Үзалдына сөйләнә-сөйләнә капканы ачты карчык. Урамдагы язгы кояш бермәл күзләрне чагылдырды. Ипләп кенә күк йөзенә күз салды ул. Чалт аяз. Язгы һава күкрәкләрне киңәйтеп җибәрде,...

    Каршындагы сәгатькә күз төшерде дә, ашыкмый гына иңбашына шәлъяулыгын салды Хәтимә әби. "Әле вакыт бар-барын. Шулай да хәзерләнеп куярга кирәк, коръән ашын көттереп тору ярамас". Үзалдына сөйләнә-сөйләнә капканы ачты карчык.
    Урамдагы язгы кояш бермәл күзләрне чагылдырды. Ипләп кенә күк йөзенә күз салды ул. Чалт аяз. Язгы һава күкрәкләрне киңәйтеп җибәрде, кояшның мәрхәмәтле җылылыгы җилкәдән кочты. "Шөкер, язларга кердек. Хәерле җәйләрен дә насыйп ит бәндәләреңә. Күңелләргә сөенеч бир, тормышларга бәрәкәт иңдер".
    Һәр иртәдә ил-көнгә әнә шулай үз теләкләрен җиткерә Хәтимә әби. Еллар агышы чәчләргә ак бәсләрен сибеп, йөзләргә буразнасын салса да иманга кыйбласын үзгәртмәде ул. Дингә хөрмәт, аны олылау яшьтән үк җанына сеңгән иде шул. Әнисенең, соңрак кайнанасы Гыйзелбәнатның биш вакыт намазда булуларының йогынтысы да булмый калмагандыр әлбәттә.
    Ә бит нинди генә авыр чаклары булмады аның?! 30 яшендә, типсә тимер өзәрдәй ире Зиннурны көтмәгәндә йөрәк авыруы җир куенына салды. 29 яшеннән өч улын күкрәгенә кысып тол калды ул. Төпчеге Ниязга ике яшь. Аннан өлкәнрәкләре Таһир белән Илсурның да җирдән аз гына баш калкыткан чаклары. Кайнанасының янәшәдә таяныч, терәк булуы гына шул чагында аны яңадан тормышка кайтарды. Ул көннәр исенә төшсә әле дә үзәкләре өзелә. Әмма хәсрәтнең моннан да зуры, бәгырьне көйдергәне газиз балаңны югалту икәне ул чакта төшләренә дә кермәгәндер. Монысы еллар узгач кына, олы улы Таһирның вафатыннан соң гына үзен сиздерде. Яшәүнең мәгънәсе югалдымы, әллә инде йөрәгенең бер өлеше улы белән киттеме, өн белән төш арасында буталды ана. Җаны сызлады, күңеле бушлыкта йөзде. Гомеренең иң авыр вакытлары кайчан булды дисәләр, шул көннәрне, сәгатьләрне, мизгелләрне әйтер ул бүген дә.
    Ә еллар агышы тукталмый, йөрәктәге яралар сиздереп торса да тормыш итәргә кирәк. Иртә яздан кара көзгәчә колхоз эшендә йөрү, соңрак дистә еллар дәвамында почта бүлегендә хат ташучы булып эшләүләрдән дә җиксенмәде, хезмәтне яратып, күңелен биреп башкарды ул. Шуңа да авылдашлары алдында хөрмәте зур булды. Кайнанасы белән дә читкә сүз чыгармый, тату яшәделәр. Монысы инде күпләр өлешенә тими торган үзгә бәхет иде. Ерак үткәннәрен барласаң 50-60 нчы елларда торф чыгаруда эшләү, аннан Сталинград шәһәрен төзекләндерүдә катнашулар да үз эзен, кыенлыгын җанга уеп калдырды.
    Әнә шулар күз алдыннан үтте Хәтимә әбинең. Йөз аклыгы белән яшәдем дияргә тулы хакы бар аның бүген. Туган авылы Күгәрченнән читкә тайпылмый яшәлгән, гомер сукмагы түмгәкләренә бәрелеп тезләре канаса да сабыр ителгән, чит-ятка күз яше түгелмәгән. Төп нигезендә улы Нияз, килене Зөлфирә, оныклары белән тату, матур гомер кичерүенең әҗере дә толлык дәрәҗәсен саклый белүендә, сабырлыгындадыр, мөгаен.
    ...80 нче яшен ваклаган ак әби салмак адымнарда авыл урамыннан атлый. Хатирәләрендә сагышлар да, кылган изгелекләреннән алынган сөенечләр дә бар аның. Кунак ашларында урыны һәрчак түрдән. Матур итеп Коръән укуы, үтемле вәгазьләре белән әле дә күңелләргә якты нур, аклык өләшә ул.
    Фәрвәз Каюмова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: